Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гөнаһтан сак булыгыз!

    Соңгы елларда вафат булган якыннарын, туганнарын соңгы юлга озатудан баш тартучылар саны аеруча күбәеп китте. Бу - бик зур борчу тудыра торган хәл. Кешене йолаларыбызга туры китереп соңгы юлга озату - Аллаһы Тәгалә һәм мәет каршындагы иң зур бурычларның берсе. Бу хакта Пәйгамбәребезнең: "Әгәр бер кеше дөньядан үткән икән, аны...

    Соңгы елларда вафат булган якыннарын, туганнарын соңгы юлга озатудан баш тартучылар саны аеруча күбәеп китте. Бу - бик зур борчу тудыра торган хәл.
    Кешене йолаларыбызга туры китереп соңгы юлга озату - Аллаһы Тәгалә һәм мәет каршындагы иң зур бурычларның берсе. Бу хакта Пәйгамбәребезнең: "Әгәр бер кеше дөньядан үткән икән, аны тиз арада шәригатебезгә муафыйк булган хәлдә соңгы юлга озатырга тиеш булабыз", - дигән хәдисе бар. Авыру кеше һәм мәет өстендә нинди бурычларыбыз бар соң? Беренчедән, әгәр кешенең үлем түшәгендә авырып ятканын ишетәбез икән, хәлен белергә барырга кирәк. Аллаһы Тәгаләдән әлеге кешенең авыртуын җиңеләйтүне сорау, ясин чыгу, кеше җан биргәндә иман кәлимәсен әйттерү тиешле. Ә вафат булган кеше өстендә мәҗбүри бурычларыбыз дүртәү: мәетне юу, кәфенләү, җеназа намазы уку һәм кыйбла якка ләхет алынган кабергә күмү. Калганнары - кайсысы сөннәт гамәл, кайсысы халыктан калган йола. Бу эшләрне мәрхүмнең якыннары, туганнары, балалары, оныклары, күршеләре башкарырга тиеш. Чөнки мәетне тиешле итеп соңгы юлга озатуда якыннары никадәр күбрәк катнашса, мәет өчен шуның кадәр яхшырак. Тик, ни кызганыч, мөселманнар арасында да соңгы вакытларда якыннарын җирләүдән баш тартучылар очрый. Ноябрь аенда гына да атна саен шундый бер мәетне җирләргә туры килде. Әле шушы көннәрдә генә моргта бер айга якын яткан өлкән яшьтәге апаны соңгы юлга озаттык. Югыйсә, аның якыннары да бар иде. Тик алар беравыздан: "Мәчет әһелләре озатырга тиеш", - диделәр һәм шушы фикерләреннән кайтмадылар. Дөрес, мәетне юар өчен дә, кабер казыр өчен мәчет тарафыннан билгеләнгән махсус кешеләр бар. Тик бу - мәетне соңгы юлга озатуны мәчет әһелләре башкарырга тиеш, дигән сүз түгел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең дә үз балаларын, абыйсын үзе юып-пакьләп соңгы юлга озатуы мәгълүм.
    Җәй көне булган очрак та күңелдән һаман китми. Соңгы көннәрен кадерсез булып, кайда ачык йөз күрсәтәләр, шунда уздырган бер апаны соңгы юлга тиешле итеп озатуны хәстәрләр урында балалары бар кеше алдында мал-мөлкәт бүлешә башладылар. Аларга әниләре әллә үлеп ята, әллә болай гына - аны аңлар хәлдә түгел иделәр. Бик авыр тәэсир калдырды әлеге күренеш безнең күңелдә.
    Катнаш гаиләләрдә дә бик еш кына күңелсез хәлләргә тап булабыз. Әйтик, шундый гаиләдәге йорт хуҗасы вафат булып, аны соңгы юлга озатырга килгәч, киендереп, табутка салып куйган мәеткә тап булдык. Хуҗабикә киемнәре өстеннән кәфенгә төреп озатуыбызны үтенде. Икенче бер очракта соңгы юлга озатыр өчен чиркәү руханиен да, мәчеттән дә дин әһелләре чакырылган иде.
    Гомумән, мәетне соңгы юлга озатуга кагылышлы бик күп нечкәлекләр бар. Әгәр аларны белмисез икән, мәчетләребезгә, имам-хатибларыбызга мөрәҗәгать итегез.
    Ә якыннарын, туганнарын соңгы юлга озатудан баш тартучыларга тагын бер кат мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә: тормышта нинди генә үпкәләр, низаглар булса да, мәет соңгы юлга гомер иткән нигезеннән якыннары тарафыннан кадер-хөрмәт белән озатылырга тиеш. Элеккедән килгән бу гадәтләргә яңалык кертергә тырышып, үз өстегезгә гөнаһ алмагыз.
    Хәлим хәзрәт,
    район имам-мөхтәсибе.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: