Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Хаҗи Рифгать ага Кәримуллин: “Һәр иртәм догадан башланды“

Хаҗга киткән дин кардәшләребез бу көннәрдә хаҗи һәм хаҗияләр булып туган якларына кайта. Алар арасында Кырындыда туып-үскән Рифгать ага КӘРИМУЛЛИН да бар. Ижауда яшәсә дә, 83 яшьлек кардәшебез туган авылы белән дә элемтәләрен өзми. Аның хаҗдан кайтуын ишеттек тә, телефон аша элемтәгә кереп, изге сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклашуын үтендек....

Хаҗга киткән дин кардәшләребез бу көннәрдә хаҗи һәм хаҗияләр булып туган якларына кайта. Алар арасында Кырындыда туып-үскән Рифгать ага КӘРИМУЛЛИН да бар. Ижауда яшәсә дә, 83 яшьлек кардәшебез туган авылы белән дә элемтәләрен өзми.

Аның хаҗдан кайтуын ишеттек тә, телефон аша элемтәгә кереп, изге сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклашуын үтендек.

- Шушы яшемдә мөселман өчен фарыз булган гамәлне үтәп, туган якларыма исән-имин кайтуыма бик сөенәм. Бу да Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәү өчен бернинди киртәләр юклыгына бер мисал инде. Ә хаҗда уздырган көннәргә килгәндә алар, нигездә, бертөрлерәк: һәр иртә дога кылудан башланды. Мин дә, башка кардәшләрем кебек үк, үзем, якыннар, балалар, туганнар, авылдашлар, күршеләрем өчен күп итеп догалар кылдым. Биш вакыт намазымны калдырмаска тырыштым. Хаҗда укыган бер намаз өчен йөз мең савап языла бит, сөбханаллаһ. Хаҗның бар гамәлләрен дә җиренә җиткереп үтәвемә бик тә сөенәм. Аллаһы Тәгалә кабул итсен инде, берүк. Изге җирләрдә туган авылымны бик еш искә алдым, - дип сөйләде кардәшебез.

Сүз уңаеннан: Рифгать ага Кырынды мәчетенә, авыл зиратын тәртиптә тотуга һәрдаим матди ярдәм күрсәтеп тора. Кырынды мәчетенә янкорма төзүдә дә башлап йөрүчеләрнең һәм төп матди ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе булды ул. "Мондый изге эшләргә Ижауда яшәүче тагын берничә авылдашыбыз һәрдаим үз өлешен кертә. Аларның исемнәрен атамасам да, Аллаһы Тәгаләгә мәгълүм. Туган авылыбыздагы мәчетнең матур гына эшләве, зиратыбызның тәртиптә булуы күңел тынычлыгы бирә", - ди өлкән дин кардәшебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев