Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Һәр гамәлем – Аллаһ ризалыгы өчен

"Адәм баласы дөньяга мал җыяр өчен түгел, гыйбадәт кылып, Аллаһының ризалыгын алыр өчен туа. Минем дин кануннарын өйрәнүем дә, белгәннәремне башкаларга өйрәтүем дә - Аллаһ ризалыгы өчен. Раббыбыз шушы юлдан тайпылдырмасын иде берүк", - дип тели Тирсә мәчете мөгаллимәсе Роза ханым КОРБАНСКАЯ. Бер гомер генә җитми... Сугыштан соңгы елларда туып,...

"Адәм баласы дөньяга мал җыяр өчен түгел, гыйбадәт кылып, Аллаһының ризалыгын алыр өчен туа. Минем дин кануннарын өйрәнүем дә, белгәннәремне башкаларга өйрәтүем дә - Аллаһ ризалыгы өчен. Раббыбыз шушы юлдан тайпылдырмасын иде берүк", - дип тели Тирсә мәчете мөгаллимәсе Роза ханым КОРБАНСКАЯ.

Бер гомер генә җитми...
Сугыштан соңгы елларда туып, совет чорында - дин тыелган заманда үсә ул, әти-әниләре укытучы була. "Әткәй еш кына "Аллага шөкер", "Иншаллаһ" дип кабатлый иде. Дин тыелган заманда яшәсә дә, күңелендә иман булган мәрхүмкәемнең", - дип олы хөрмәт хисләре белән искә ала әти-әнисен Роза апа. Дингә килүенә дә нәкъ менә алар сәбәпче. "Әти-әнием вафат булгач, алар рухына дога кылу кирәклеге күңелемә тынгы бирми башлады. Ата-ана рухын догасыз ничек тилмертәсең?! Иң башта Коръәннән сүрәләр, догаларны аларга багышлап укыр өчен өйрәндем", - ди ул. Остазлары Әнисә Кәримова, Нәзилә Галимованы әле дә олы хөрмәт белән искә ала. "Нәзилә апага гомерем буе рәхмәтлемен, әнкәемне дәфен кылырга ярдәм итте, рухына дога кылырга өйрәтте. "Үз әти-әнисенә һәркем үзе дога кылырга тиеш. Ислам дине үлеләр өчен генә түгел, иреңә, балаларыңа яхшы теләкләрне намаз артыннан теләсәң, Аллаһы Тәгалә кабул итми калмас" дия торган иде", - дип сөйли Роза апа. Эшләгән елларында ук намазга баса, уразасын тота ул. "Намаз укый башлагач, дөнья мәшәкәте артка планга кала икән ул. Намаз вакыты җиткәч, кырык эшне кырык якка ташлап, шушы фарыз гамәлне үтәргә ашыгасың. Ә инде намаз укыгач, күңел тынычланып кала, илаһи бер рәхәтлек иңә", - ди, шушы мөмкинлекне биргән Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булып.
Әгерҗедә мәдрәсә ачылгач, озак уйлап тормый, шунда укырга керә. "Моңарчы Коръәнне кириллица белән укыдым, инде Аллаһы Тәгалә гарәп хәрефләре белән уку өчен дә юл ачты", - дип сөенә. Коръәннең тәрбияви көче турында сәгатьләр буе сөйли ала. "Коръән - могҗиза ул. Анда теләсә кайсы сорауга җавап табарга була. Аның серләренә төшенү өчен бер гомер генә җитми. Моны кулына изге китапны алып укыган һәркем тоядыр. Кардәшләремә дә шушы могҗизалы китапны укудан ләззәт алу насыйп булсын иде", - дип тели. Әнә, күптән түгел генә "Нур" мәдрәсәсендә узган Коръән укучылар бәйгесендә дә үз төркемендә беренче урын алган Роза ханым. "Бәйге бик күңелле узды. Барыбыз да бик дулкынландык. Мөслимәләрнең макәм белән Коръән укуына, моңлы итеп мөнәҗәтләр әйтүенә сокландым. Инде миңа беренче урынны биргәннәр икән, монда мөгаллимәм Гүзәлия Ханнанованың өлеше дә зур", - ди Роза апа. Мәдрәсәдә дини гыйлемнәр тупларга ярдәм иткән башка мөгаллимнәргә дә рәхмәте зур аның. Инде быел мәдрәсәне тәмамлый ул, тик дини гыйлемнәр туплаудан туктарга уйламый. "Хыялым - "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә керү. Коръәнне гарәпчә шома укырга өйрәнеп, әти-әнием рухы өчен тулысынча укып чыгасым килә. Алар дин тыелган заманда яшәп, Коръән дә, намаз да укый алмадылар", - ди Роза ханым. Насыйп итсен Аллаһ!
Саваплы да, җаваплы да...
Пәйгамбәребезнең: "Сезнең хәерлегез шул кешедер, кем Аллаһ кануннарын, Коръәнне өйрәнеп, шуны кешеләргә җиткерсә", - дигән сүзләрен истә тотып, бик тә саваплы, шул ук вакытта җаваплы да эш алып бара бүген Роза ханым. Тирсә мәктәбендә ул җитәкләгән гарәп графикасы түгәрәгенә 20дән артык бала йөри. "Кайбер ата-аналарның үз балаларының гарәп графикасын, хәтта татар телен өйрәнүләренә каршы булуы шаккатыра мине. Югыйсә, балага бер зыяны да юк бит боларның. Күпләр "баланың башын катырмыйбыз әле" дип фикер йөртәләр. Ә атыш, үтерешкә корылган кинолар, мультфильмнар баланың башын катырмый микәнни соң?" - дип фикер йөртә мөгаллимә. Һәм шунда ук бик тәэсирләнеп Чишмәдән Корбановлар гаиләсе турында сөйли башлый. "Аларның гаиләсендә биш бала тәрбияләнә. Әниләре намаз укырга өйрәтә, мәктәптә гарәп графикасын да үзләштерәләр. Бу балалар мәктәптә бик яхшы укулары белән дә аерылып торалар. Олыны - олы, кечене кече итә белүләре, үз-үзләрен тотышлары да һәркемгә үрнәк", - ди Роза ханым.
Хыялы белән дә уртаклашты мөгаллимә: сәләтле укучыларның "Нур" мәдрәсәсендә белем алуларын тели ул. "Гыйлем йортына йөртер өчен техника белән ярдәм итүче табылса, савабы үзенә булыр иде", - ди, алдан ук рәхмәтле булып.
Ә өлкәнрәкләр белем эстәргә авыл мәчетенә йөри бүген. Атна саен җомга намазыннан соң Рафис хәзрәт аларга гакыйдә һәм фикһ, Роза ханым Коръән әлифбасын өйрәтә. "Аның кебек бөтен җанын-тәне биреп өйрәтүче мөгаллимнәр сирәктер ул. Һич авырсынмыйча, зур теләк белән гыйлем серләренә өйрәтүенә чын-чынлап сокланам. Инде 74 яшемдә булсам да, Роза ханым кебек гыйлемле мөгаллимә ярдәме белән Коръәнне укырга өйрәнәчәгемә ышанычым зур", - ди Кәүсәрия ханым Әхмәтгаянова.
Гомерләр бик кыска...
"Мәчетебез, шөкер, җылы, укытыр өчен мөмкинлекләр бар. Тирсә авылы халкына рәхмәт, хәер-сәдакаларын биреп торалар, мәчетебезнең кышка беркайчан да ябылганы юк", - дип сөенә Роза ханым. Бер ел эчендә мәчетнең ике ягына да ремонт ясаганнар. Эчке яктан балкып, ниндидер илаһи бер нур бөркеп, үзенә тартып тора гыйбадәт йорты. "Ир-атларның мәчетебезгә бик аз йөрүе генә кәефне бераз төшерә. Ирләр мәчет тутырып йөрсә, без, хатын-кызлар, өйдә гыйбадәт кылырга да риза", - ди ул. Мөгаллимәнең: "Гомеребез бик кыска бит. Кадерле вакытыбызны сериаллар, куркыныч кинолар карауга әрәм итмик. Ата-аналарыбызның рухы бездән дога көтеп ята бит", - дип өзгәләнеп әйткән сүзләре һәр кардәшебезнең күңел капкасын шакысын иде.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђчет, мљгаллимђ, гый