Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Хуш киләсең, изге Рамазан!

Иртәгә, 28 июньдә - Рамазан аеның беренче көне. Бүген мәчетләрдә беренче тәравих намазы укыла. Ураза гаете 28 июльдә булачак. Рамазан - барлык мөселманнар өчен дә рухи пакьләнү, бер гөнаһ та кылмыйча яшәү ае. Рамазан - ураза тоту ае, әмма ул көне буе ач тору гына түгел. Уразаның мәгънәсе - Ахирәт,...

Иртәгә, 28 июньдә - Рамазан аеның беренче көне. Бүген мәчетләрдә беренче тәравих намазы укыла. Ураза гаете 28 июльдә булачак.
Рамазан - барлык мөселманнар өчен дә рухи пакьләнү, бер гөнаһ та кылмыйча яшәү ае. Рамазан - ураза тоту ае, әмма ул көне буе ач тору гына түгел. Уразаның мәгънәсе -
Ахирәт, Аллаһы Тәгалә, якыннарың-туганнарың турында уйлану, ата-анаң, кардәшләрең турында хәстәрлек күрү. Пакьлек, шәфкатьлелек, миһербанлылык - Рамазан аенда төп кыйммәтләр менә шулар.
Рамазан аеның фәкыйрь гаиләләр өчен аерым бер әһәмияте, кадере бар. Чөнки хәлле мөселманнар ярлылар хакында уйлыйлар, табынындагы өч төрле ризыкның берсе белән булса да аларны сыйлый, ипи-тозлык акча бирә, фәкыйрьләрнең дә Рамазан бәйрәменә шат күңел белән керүен тәэмин итә. Рамазан аенда бәндәнең ашказаны гына түгел, аяк-куллары, зиһене дә ураза тота. Тел гайбәт, ялган, нахак сүз сөйләми, куллары хәрамга сузылмый, аяклары хәрам эш кылу максаты белән хәрәкәткә килми, колаклары хәрам сүз тыңламый, зиһене һәм калебе һәртөрле вәсвәсәләрдән ерак тора. Ураза кешене сабырлык һәм түземлеккә өйрәтә. Уразаның физик сәламәтлек өчен дә файдасы зур. Шуңа күрә изге айны сәламәт килеш каршы алганбыз икән, изге гамәл-гыйбадәтләр белән үткәрергә дә насыйп булсын.

Сүз уңаеннан: быел фитыр сәдакасының күләме 50 сум итеп билгеләнде. Мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән кала, фитыр сәдакасын бар кеше дә бирергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев