Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Хуш киләсең, рәхмәт ае

6 июньдә мөселманнар көтеп алган изге ай - Рамазанга аяк басабыз. 5есе көнне беренче тәравих намазы укыла. 5 июльдә - Ураза гаете. УРАЗА ТОТАР ӨЧЕН МӘККӘГӘ БАРДЫМ Быел Рамазан ае көннең иң озын, җәйнең иң эссе чагына - июньгә туры килә. Тик иманы нык кешене бу гына куркыта алмый. -...

6 июньдә мөселманнар көтеп алган изге ай - Рамазанга аяк басабыз. 5есе көнне беренче тәравих намазы укыла. 5 июльдә - Ураза гаете.

УРАЗА ТОТАР ӨЧЕН МӘККӘГӘ БАРДЫМ

Быел Рамазан ае көннең иң озын, җәйнең иң эссе чагына - июньгә туры килә. Тик иманы нык кешене бу гына куркыта алмый.

- Мин 25 еллап ураза тотам инде. Быел Рәҗәб, Шәгъбан айларында өчәр көн ураза тоттым, бу минем өчен "репетиция" булды, алай авырлыгын тоймадым. Шуңа Рамазан аенда да авыр булмас дип уйлыйм.Узган ел ураза вакытында махсус Мәккәгә бардык. Анда бездәге кебек кенә түгел, 45-50 градус эссе. Шуңа карамастан, бер көн дә калдырмадым. Мин - хаҗия, изге сәфәргә алты тапкыр барганым бар, - ди Әгерҗедән 76 яшьлек Рәбига апа Рамазанова.

Дини гыйлемне Ижауга йөреп, якташыбыз Мәрхәбә абыстай Мөхәммәтшинадан алган ул. Хәзер дә белемен гел камилләштереп тора.

- Уразада да көндезләрен күп итеп Коръән, нәфел намазлары, догалар укыйм, шөкерана әйтәм, тәүбә кылам. Башка елларда тәравих намазларын укырга мәчеткә йөри идем әле. Ягандагы сеңлем Галия дә ураза вакытында көн саен тәравих намазына Әгерҗегә килә, - дип дәвам итә ул.

- Яшегез дә олы бит инде, быел озын көннәрдә бик авыр булыр бит, - дигәнгә каршы Рәбига апаның җавабы кыска:

- Ходай Тәгалә ярдәмен бирә ул, сеңлем. Кул-аягым йөргәндә, һуш-зиһенем барда ураза тотачакмын, иншаллаһ.

ДӨРЕС ТУКЛАНУ МӨҺИМ

Ураза тотканда, иң мөһиме, лимонад, торт кебек ризыклардан баш тартырга, диләр белгечләр. Майлы әйберләр ашарга кирәкми. Пәйгамбәребез ифтарда да, сәхәрдә дә хөрмә һәм су белән тукланган. Кояш баегач хөрмә белән авыз ачабыз да ахшамны укыйбыз, аннан соң ашыйбыз. Хөрмә булмаса, су белән авыз ачарга да була. Ашалган ризыклар җиңелчә булса әйбәт. Мисалга, яшелчәләрдән салат (зәйтүн маенда ясалганы кулай), ботка, җиләк-җимешләр, чикләвек куллану яхшы. Ифтарга шулай ук карабодай, дөге, ит кулланырга мөмкин. Суны күп итеп эчәргә кирәк. Ашаганнан соң ярты сәгать үткәч чишмә суы йә фильтрдан үткәрелгән су эчәргә була. Кайнаган суда файдалы матдәләр калмый. Чәйгә караганда су эчү мөһимрәк. Суга бал салып эчү дә яхшы.

Сәхәрдә катык, эремчек, кефир, әйрән кебек ризыклар киңәш ителә. Итне кичен ашау әйбәтрәк. Ипине чүпрәсезне эзләү мөһим.

ФИТЫР ҺӘМ ФИДИЯ СӘДАКАЛАРЫ КҮЛӘМЕ

Быел ураза тотмаганнар өчен фидия сәдакасы көнгә - 200 сум, фитыр сәдакасы, кешенең матди хәленә карап, 100-600 сум дип билгеләнде. Фидия - ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. 2016 елга зәкят нисабы күләме - 224000 сум.

РЕСПУБЛИКА ИФТАРЫ - 22 ИЮНЬДӘ

22 июнь көнне "Казан Арена" стадионында IV республикакүләм ифтар ашы узачак. Бирегә ун меңләп мөселман җыелыр дип көтелә. Безнең районнан да делегация катнашачак. Үткән елны ифтар мәҗлесенә биш меңгә якын кеше килгән иде.

Ә Рамазан ае тәмамлануны быел Коръән укучыларның республика ярышы белән билгеләп узарга җыеналар. Бәйгедә җиңүче хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев