Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Иң мөһиме – бердәмлек

    Әнә шулай дип белдерде Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин Әгерҗенең "Нур" мәдрәсәсендә район мөселманнары белән очрашу вакытында. "Кыйблабыз бер, Раббыбыз бер, илебез бер, динебез бер, шуңа күрә таркалырга сәбәп юк. Киләчәктә дә арабызда бердәмлек, татулык булырга тиеш", - диде хәзрәт. Мөфти вазифаларын башкаручы киләчәктә дә мәхәлләләрдә дин эше...

    Әнә шулай дип белдерде Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин Әгерҗенең "Нур" мәдрәсәсендә район мөселманнары белән очрашу вакытында.
    "Кыйблабыз бер, Раббыбыз бер, илебез бер, динебез бер, шуңа күрә таркалырга сәбәп юк. Киләчәктә дә арабызда бердәмлек, татулык булырга тиеш", - диде хәзрәт. Мөфти вазифаларын башкаручы киләчәктә дә мәхәлләләрдә дин эше Әбү Хәнифә мәзхәбе буенча алып барылачагы, мөфтиятнең нинди яңа социаль проектлар өстендә эшләячәге, мәгариф, уку-укыту мәсьәләләренә зур игътибар биреләчәге турында сөйләде. "Мәдрәсәләрдә дин сабагын укыту бертөрле программа буенча алып барылачак. Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан ай саен дини журнал нәшер ителәчәк", - дип белдерде Камил хәзрәт. Әлеге журналда имам-хатиблар өчен тәрбияви вәгазьләр, дин өлкәсенә кагылышлы рәсми фикерләр һәм яңалыклар да урын алачак.
    Очрашуда район мәчетләре имамнары үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җаваплар да алдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: