Ир-атларга алтыннан ясалган бизәнү әйберләре кию тыела
Бу фәнни яктан дәлилләнгән
Ислам динендә ир кешеләргә алтыннан ясалган бизәнү әйберләре киеп йөрергә ярамый, ди «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов.
«Ир-атларга табигый ефәк күлмәкләр һәм алтыннан ясалган бизәнү әйберләре кию рөхсәт ителми. Беренчедән, бу хакта пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турыдан-туры әйткән хәдисләр бар. Икенчедән, бу фәнни яктан да дәлилләнгән. Мондый әйберләр ир-атның сәламәтлеге өчен зыянлы», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Алмаз хәзрәт сүзләренчә, бу кагыйдә ир-атларга гына кагыла.
«Хатын-кызлар ефәк күлмәкләр һәм алтын зәркән бизәнү әйберләре кия ала», — дип өстәде «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев