Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иске Эсләк мәчетендә җомга саен азан яңгырый

    Иске Эсләк авылында җомга саен мәчет манарасыннан азан яңгырый. Мөселманнар өчен бик тә изге булган әлеге көндә уникеләп ир-ат даими рәвештә Аллаһ йортына намазга йөри. Олы дини бәйрәмнәрдә дин кардәшләребезнең саны җитмеш-сиксәнгә җитә. МӘЧЕТЛЕ, МӘДРӘСӘЛЕ АВЫЛ Революциягә кадәр Иске Эсләктә ике мәхәлләдә ике мәчет, мәдрәсә эшли. Имамлык вазифасын Иж-Бубый мәдрәсәсен...

    Иске Эсләк авылында җомга саен мәчет манарасыннан азан яңгырый. Мөселманнар өчен бик тә изге булган әлеге көндә уникеләп ир-ат даими рәвештә Аллаһ йортына намазга йөри. Олы дини бәйрәмнәрдә дин кардәшләребезнең саны җитмеш-сиксәнгә җитә.

    МӘЧЕТЛЕ, МӘДРӘСӘЛЕ АВЫЛ

    Революциягә кадәр Иске Эсләктә ике мәхәлләдә ике мәчет, мәдрәсә эшли. Имамлык вазифасын Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаган бик тә тирән дини гыйлемле Әхмәтситдыйк хәзрәт Мөслимов башкара. Соңрак аның уллары да, әтиләре юлыннан китеп, халык күңеленә иман орлыклары салуга үз өлешләрен кертә. Дин тыелган елларда мәчет манарасы киселә.

    - Без кечкенә чакларда өлкән абыйларның йорттан-йортка кереп намаз укып йөргәннәре хәтердә, - ди биш вакыт намаз иясе Дилүсә апа Фәйзуллина.

    Халык акрынлап дингә кайта башлагач, Иске Эсләк халкы да авылларында мәчет торгызу нияте белән яна башлый. Үзләренең тырышлыгы, район җитәкчелеге, иганәчеләр һәм, әлбәттә, Аллаһ ярдәме белән 2009 елда яңа мәчет сафка баса. 2012 елдан бирле авылда имамлык вазифасын Наил хәзрәт Бәшәров башкара.

    БИК ТЕЛӘП ЙӨРИБЕЗ

    Без барган изге җомга көнендә кардәшләребез бердәм булып Аллаһ йортына килгәннәр иде.

    - Җомга көнен көтеп алабыз, мәчеткә бик теләп киләбез, - диделәр алар.

    Алар дигәнем - Флүр Вахитов, Әбүзәр Гыйззәтуллин, Минсәгыйть Идрисов, Әбүзәр Камалиев, Рафаэль Гыйззәтуллин, Назим Әминев, Фәрит Җәлилов, Марс Салихов, Илдус Гафаров, Фәрит Шәйисламов, Азат Хәкимов.

    Изге көнне, әнә шулай, мәчеттә намаз укып, вәгазьләнеп, әрвахлар рухына дога кылып кайталар әлеге кардәшләребез. Сүз уңаеннан: аларның һәркайсы азан әйтә, камәт төшерә белә. Вәгазьне чиратлап сөйләү кебек матур гадәт тә бар биредә.

    - Безне шулай бердәм итеп туплап торган, иман юлына әйдәгән Наил хәзрәтебезгә рәхмәт, - диләр алар.

    Мәчеткә йөрүчеләр арасында хезмәт елларында терлекче, укытучы, механизатор булып эшләгәннәр дә бар. Хәер, монысы мөһим түгел. Иң әһәмиятлесе - аларның Аллаһының ризалыгын өмет итеп гыйбадәт йортына йөрүләре, изге нияттә булулары.

    Мәүлед бәйрәменә, корбан, ифтар ашларына хатын-кызлар да килә икән. Мөнәҗәт кичәләре уздыруны да матур гадәткә керткәннәр. Әнә шулай, бердәм булып моннан ике ел элек Сарапулдан килеп йөргән Кәрим хәзрәт ярдәме белән күбесе дини гыйлем туплаганнар. 25 кардәшебезгә шәһадәтнамә алу да насыйп булган. Алар арасында Наил хәзрәт тә бар. Гыйлемен үзлегеннән һәрдаим камилләштереп торучы дин әһелен күрше авылларга да дини мәҗлесләргә еш алып китәләр икән.

    Иске Эсләкнең зираты да караулы. Биредә тәртип булдыруда әлеге дә баягы мәчет картларының, Наил хәзрәтнең, авыл җирлеге башлыгы Илдус Гафаровның тырышлыгы зур. Әнә, күптән түгел махсус программа нигезендә зиратка илтүче юлны, керү уңаен төзекләндергәннәр, койма-капканы яңартканнар. Димәк, бу яклап та савап алган авыл халкы.

    Менә шулай саваплы гамәлләр башкарып, азан моңына уралып, дин юлына тагын да күбрәк авылдашларын тартып яшәргә насыйп итсен иде Раббыбыз электән үк мәчетле, мәдрәсәле булган Иске Эсләк авылы халкына.

    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Автор фотолары.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: