Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Исәнбайның “Ак калфак“ оешмасына йөрүчеләр Болгарга сәяхәт иттеләр

Исәнбайның «Ак калфак» оешмасына йөрүче кырыктан артык ханым Болгар җиренә сәяхәткә бардылар.

 

Һәр мөселман да изге җиргә бара алмый, шуңа да Мәдинә мәчетенә охшатып ясалган Ак мәчет барыбызда да дулкынлану хисләре уятты. Сәяхәтебезне Болгар цивилизациясе музееннан башладык. Биредә болгар бабаларыбызның фән-гыйлемгә омтылышларын күреп таң калдык. Экспозициядә металлургия, сөяк, агач, чүлмәкчелек, ювелир сәнгате, төзелеш һәм таш кисү, пыяла эшләү һөнәрләре күрсәтелгән. Экскурсовод безне борынгы Җәмигъ мәчетенең тарихы белән таныштырды. Көнчыгыш һәм Төньяк төрбәләрдәге аксөякләр күмелгән саркофагларны күрсәтте, кабер ташлары борынгы болгар теле турында бердәнбер чыганак булганлыгын ишеткәч, туган телебезнең сакланачагына инандык. Ислам академиясенең Изге Болгарда булуы чит илләр каршында да безнең дәрәҗәбезне күтәрә икән дигән фикердә калдым. Габдрахман Сәхабә коесы тарихи Болгарның ислам динен кабул итүе белән бәйле. Бу коеның суын авыч итү һәм үзебез белән теләгәнчә алу безнең өчен сөенеч булды.

Күңелләргә уелып калырлык сәяхәт оештырганнары өчен Исәнбай авыл китапханәсе каршындагы “Ак калфак” оешмасы җитәкчелегенә, Әгерҗедән Рәмзилә ханым Шакировага зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Эльза КӘРИМОВА.

Исәнбай авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев