Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Җитмеш яшендә дә мөгаллимлек итә

“Әти-әниләрегез вафатыннан соң, кеше көлдереп, пыран-заран килеп, мал бүлешеп, дошманлашып йөрмәгез. Читтә яшәсәгез дә авылдагы туган нигезне саклап, аны тәртиптә тотыгыз. Якыннарыгыз белән  җыелышып туган йортка ешрак кайтып йөрегез. Кадерле кешеләрегез рухына багышлап Коръән ашлары уздырыгыз”. Мәрхүм әти-әниләрне искә алу мәҗлесләренә җыелганда хөрмәтле Кичкетаң мулласы,  хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәтнең калада яшәүче авыл балаларына мөрәҗәгате бу.

Тирсә авылында Һидият ага белән Мәдинә апа гаиләсендә туып-үсеп, хәзер Казан, Ижау, Әгерҗе шәһәрләрендә яшәүче биш кыз туган Дилә, Тәфкилә, Маһинур, Тәскирә, Динә нәкъ менә шулай ата-ана нигезен кадерләп саклап яшиләр. 23 ел элек вафат булган әниләре рухына багышлап, туган йортта ел да Коръән ашлары уздыралар.
Әгерҗедәге Дилә апабыз   дүртебез өчен дә әни урынына калган иң кадерле туганыбыз. Аның сүзе, төпле киңәшләре безнең өчен әле дә закон. Төпчегебез Дилә дә пенсиядә инде. Шулай булса да без һәрвакыт олы апабыз һәм Рәшит җизнәбез белән киңәшләшеп, аларның хәер-фатихасын алып яшибез, – ди хәзер Тобада яшәүче Тәскирә ханым.
Дилә апа безнең өчен гомер буе укытучы булды. Балачакта да ул безне бер йодрыкка төйнәп торды, хәзер дә шулай. Телевизордан карап, аның җитәкчелегендә төрле биюләр өйрәнү дисеңме... Апабыз белән бергәләп күлмәк-итәкләр тегү, ашарга пешерергә өйрәнүләр... Кияүгә чыккач та Дилә апабызның бу дәресләре гаилә тормышында бик файдалы булды. Хәзер дә нинди генә проблема килеп чыкса да апабызга шалтыратып, бергәләп хәл итү юлларын эзлибез, ди Ижауда яшәүче Динә.
Гомер буе, әнә шулай, туганлыкны саклап, бер-берсенә таяныч-терәк булып яшиләр Мәдинә апаның кызлары. Сокланырлык һәм бик тә кадерле булырга тиешле туганлыкны малга-байлыкка алыштырган бер ата-ана балалары өчен үрнәк тә аларның бу яшәү рәвешләре.
Әнкәйнең безгә әллә ни зур байлык калдырмавына һич тә үкенмибез. Иң мөһиме, ул безгә рухи байлык, җан азыгы калдырып китте. Әнкәебез дин юлында булды. Безне дә, күп кенә авылдаш апаларны да дин юлына кертте, ди Дилә ханым Абдуллина үзе дә.
Гомере буе авыл балаларына белем биргән Дилә апа җитмеш яшенә аяк басканда да мөгаллимә булып изге эшен дәвам итә. Ислам университетын тәмамлап, Әгерҗедәге “Нур” мәдрәсәсендә дин сабагын өйрәтүче бу мөгаллимә күпме балаларга, олыларга иман юлына басарга ярдәм иткәндер инде?! Балачакта Маһиҗиан әбисенең намазларын сәкегә утырып тыңлаган Дилә ханым бүген үзе, әнә шулай, тузмый торган бүләген – дини гыйлемен һәркем белән бик теләп уртаклаша, иманлы юлны табарга булыша. Бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Рәшит абый да җәмәгате Дилә апаның  үгет-нәсыйхәте һәм ярдәме белән иманлы юлга килеп намазга басты, хаҗ кылып кайтты. Әби-бабалары изге юлда булган нәселдә оныклар, әлбәттә, тәрбияле, гыйлемле булып үсә. Айсылу белән Нурислам дәү әти белән дәү әниләре өчен өзелеп торалар. Әбиләре – алар өчен мөгаллимә дә, өлкән дус та. Серләре дә уртак аларның. Иманым камил, дәү әни сабаклары оныкларын гомер буе озата барыр. 
Һәрвакыт дөньяви һәм дини белемен күтәрү өстендә шөгыльләнүче Дилә ханымның гыйлемлелегенә шаккатасың. Кем әйтмешли, аның белмәгәне, кулыннан килмәгән эше юк. Нинди генә темага сөйләшә башласаң да аны тыңлап туймыйсың. Халык медицинасы буенча да доктор ул.
...Гомер озынлыгы яшәгән еллар белән түгел, шул гомердә кылган изгелекләр, бәрәкәтле гамәлләр белән үлчәнә, ди халкыбыз. Шушы көннәрдә матур юбилеена килеп җиткән оештыручы, лидерлык, ораторлык сыйфатларына ия Дилә ханымга киләчәктә дә кардәшләребезне  дин-ислам юлына тарту, туганнарга киңәшче-терәк булыр өчен хәерле гомер бирсен Ходай.

Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев