Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Изге ай тыныч уза

Бүген Рамазан аеның тугызынчы көне.

 

Изге айның ничек узуы турында район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН сөйли:

  • Безнең мәхәлләләрдә изге ай тыныч кына уза, шөкер. Узган елдагы кебек үк имамнарга ярдәмгә Төркиядән дин кардәшләребез дә килде. Сивас шәһәреннән килгән Коръән-хафиз Хәсән хәзрәт тәравих намазларын Әгерҗенең “Хәсән“ мәчетендә  уздырса, ... имамы Мәхмәт хәзрәт “Нур“ мәчетендә шушы ук вазифаны башкара.

Дин кардәшләребез өйлә һәм ахшам намазлары алдыннан озаклап Коръән укыйлар. Аларны тыңларга йөрүчеләр күп, шөкер. Ике мәчеттә узучы ифтар ашларында да кардәшләребез актив катнаша. “Хәсән“ мәчетенә көн саен уртача 40-50 кеше йөрсә, “Нур“ мәчетенә килүчеләр 70-80 тирәсе. Сүз уңаеннан: ифтар мәҗлесләрен “Нур“ мәчетендә уздырырга теләүчеләр булса, 89600657627 номеры буенча шалтыратып язылу мөмкинлеге бар. Чөнки берничә буш көн калды әле.

Ямурза мәчетендә дә көн саен авыз ачу мәҗлесләре уза. Шулай ук авыл мәчетләрендә, йортларда ифтарлар оештырылуы турында хәбәрләр бар. Аллаһы Тәгалә һәркемнең изге гамәлен кабуллардан кылса иде.

26-27 майда Казанның теннис академиясендә ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым ифтар ашлары уздырыла. Аларда безнең районнан да кардәшләребез катнашачак, – дип сөйләде Габделкәрим хәзрәт.

Ххх

Быел Ураза бәйрәме 15 июньгә туры килә. Аңа кадәр кардәшләребезгә фитыр сәдакаларын тапшырырга киңәш ителә. Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, быел иң аз күләмле фитыр сәдакасы 100 сум итеп билгеләнгән. Зәкят түләргә мөмкинлеге булучыларга фитыр сәдакасы 600 сумнан тәкъдим ителә. Ураза тота алмаучылар өчен һәр калдырылган көн фидиясе 200 сум тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев