Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Изге бәйрәм килде безгә

    Рамазан гаете - мөселманнар дөньясындагы ике зур бәйрәмнең берсе. Бу көнне һәр мөэмин-мөселман чистарынып, пакьләнеп, бәйрәм киемнәре киеп, мәчеткә юнәлә. 19 август - Ураза гаете көнне районыбызның 32 мәчете дә халык белән тулы булды. Район башлыгы Фәрит Габбасов Әгерҗенең "Нур" мәчетендә узган гаеттә катнашты. Олы кунакны көткәндәй көттек Тирсә авылы...

    Рамазан гаете - мөселманнар дөньясындагы ике зур бәйрәмнең берсе. Бу көнне һәр мөэмин-мөселман чистарынып, пакьләнеп, бәйрәм киемнәре киеп, мәчеткә юнәлә. 19 август - Ураза гаете көнне районыбызның 32 мәчете дә халык белән тулы булды. Район башлыгы Фәрит Габбасов Әгерҗенең "Нур" мәчетендә узган гаеттә катнашты.
    Олы кунакны көткәндәй көттек

    Тирсә авылы мәчете дә иртүк ачык иде бәйрәм көнне. Кемдер гает намазы башланганчы хәер-сәдакасын бирергә ашыга, кемдер Аллаһ йортына кереп белгән догаларын укый... Ничек кенә булмасын, һәркем Аллаһының рәхмәтен өмет итеп килгән бирегә. Аларның һәрберсен мәчет имам-хатибы Рафис хәзрәт каршы алып, олуг бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен юллады. Ул арада хәзрәт белән Рамазан ае турында әңгәмә дә корып алдык. "Изге айны быел да олы кунакны көткәндәй көтеп алдык. Беренче тәравих намазын мәчеттә укыдык. Аннан һәр көнне диярлек авылыбызда Ифтар мәҗлесләре узды. Бөтен намазларны мәҗлес уздырган йортларда укырга туры килде", - дип башлады хәзрәт. Мәчеттә дә Ифтар ашы уздырганнар. "50дән артык кардәшебезне чакырып зурладык" - ди ул. Сарсак-Омгадан Равил абый Латыйповка мәҗлес уздыру өчен бал алып килгәне, Тирсәдә яшәүче Габдулла һәм Гүзәлия Миннәхмәтовларга нәзер корбаны бирүләре өчен олы рәхмәтләрен җиткерде хәзрәт. Мәҗлес табынын әзерләүгә үзеннән өлеш керткән һәркем изге гамәле бәрабәренә саваплы булса иде, дип теләде ул. Рамазан аенда Тирсә мәчетен бик матур таш койма белән дә әйләндереп алганнар. "Койманы алып кайтырга агрофирманың V филиал директоры Рәшит Кашапов техника белән ярдәм итте. Авылдашларыбыз Рамил Гыйниятуллин, Илнар Сибатов койманы тотып та куйдылар. Аннан мәчеткә йөрүче әби-апалар өмә ясап буядылар", - диде Рафис хәзрәт. Аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән бакчалы, матур коймалы мәчет тагын да нурланып киткәндәй булган хәзер.
    Шул арада мәчеткә гает намазына халык килә башлады. Араларында балалары белән килүчеләр дә бар. Әнә, Фәридә апа Хәбирова УдГУда укучы студент улы белән килгән. "Мәчет яныннан битараф кына узып китә алмыйм. Шунда кереп сәдака биреп чыксам да күңелем тынычланып калгандай була", - диде Фәридә апа. "Мәчеткә балалары белән килүчеләрне күрсәм, күңелем сөенеч белән тула. Бигрәк тә аларның ата-аналары өчен шатланам. Безнең бу дөньяда яшәвебезнең төп асылы тәүфыйклы балалар, үзебезгә догачылар калдырудан гыйбарәт бит. Гает көннәрендә балаларыбызга бүләкләр биреп тә сөендерергә тырышыйк. Шул чакта алар динебезне яратып, хөрмәт итеп үсәрләр һәм бәйрәм көне күңелләрендә мәңгегә сакланыр", - диде Рафис хәзрәт аларны күргәч.
    Мәчеткә килүче өлкән яшьтәге ак яулыклы апа-әбиләрне күреп тә сөенде күңел. "Мин гомерем буе сыер савучы булып эшләдем. Эшләгәндә көн кыска булган чакларда уразамны калдырмаска тырыша идем. Быел көннәр бик озын булса да бер көн калдырмыйча тоттым. Баштарак авыррак тоелды, әмма соңыннан Ходай җиңеллеген бирде. Кан басымым нормальләште хәтта", - диде 83 яшьлек Тәскирә апа Галиева.
    Гает намазына кадәр хәзрәтнең үгет-нәсыйхәтен тыңлап вәгазьләнде мәчеткә килгән халык. Аның "Хатасыз кеше юк. Аны ясагансың икән, вакытында тәүбә итәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә - гафу итүчеләрдән", "әти-әниләрнең ризалыгына ирешми торып, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешеп булмый", "күршеләр, туганнар белән дус-тату яшәү - Аллаһ каршындагы бурыч", "игелек итүдә бер-берегезгә ярдәмгә ашыгыгыз, ә менә яманлык кылудан үзегез дә качыгыз, башкаларны да тыегыз" кебек көндәлек кагыйдә булырдай фикерләрне үз эченә алган бик тә эчтәлекле тәрбияви вәгазе беркемне дә битараф калдырмагандыр.
    Саваплы булу - үз кулларыбызда
    Рафис хәзрәт фитыр сәдакларын мәчеткә тапшыручыларның исемлеге белән дә таныштырды. 120дән артык кардәшебез арасында сәдака белән бергә зәкят бирүчеләр дә байтак. "Бу сәдакалар мәчет һәм зират ихтыяҗларына тотылачак. Шушы сәдакаларыгыз бәрабәренә каберстанда соңгы агач ауганчы, мәчетнең нигезе таралганчы савап барып торыр, иншаллаһ", - диде хәзрәт аларга дога кылганда. "Савапны көрәк белән көрәп алып та, сәнәк белән җыеп алып та булмый. Савап игелекле гамәлләр хисабына җыела. Шуңа күрә игелекле гамәлләрне күбрәк кылыйк", - дип мөрәҗәгать итте кардәшләребезгә бик күп еллар шушы авыл мәчете имам-хатибы булып торган, халыкны дингә тартуда армый-талмый хезмәт куйган Вәгыйзь хәзрәт.
    Гает намазы һәм бәйрәм хөтбәсе укылганнан соң, тагын бер сөенечле күренешнең шаһиты булдык. Авыл җирлеге башлыгы Ләйсирә ханым Нәфыйкова, дини йолаларны саклауга, динебезне таратуга лаеклы өлеш керткән Чишмә авылы аксакалы Мансур ага Нәбиуллинны 90 яшьлек юбилее белән котлап, бүләк тапшырды. "Рамазан бәйрәменең ял буларак игълан ителүе бик тә сөенечле. Быел бәйрәм якшәмбегә туры килгәнлектән, дүшәмбе дә ял бирделәр. Ә бу - мәчеттән кайткач, зиратларыбызга барырга, мәрхүмнәребез рухын сөендерергә дә вакыт җитәрлек дигән сүз. Көннәр матур торганда, каберләрне, аларның тирә-ягын чистартыйк. Чүп үләне үскән чит каберләр яныннан да битараф кына узмыйк. Шушы кечкенә генә гамәл аша да олы саваплы булырга мөмкин бит", - дип мөрәҗәгать итте Ләйсирә ханым халыкка.
    Аннан бер-берсен бәйрәм белән котлап, кайтыр юлга кузгалдылар кардәшләребез. Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов бәйрәм уңаеннан мөселманнарга юллаган котлауда бәян ителгәнчә, "Рамазан аенда җыйган рухи көч ел дәвамында изге гамәлләрдә дәвам итсен, һәркемне изгелеккә, өммәтебез өчен файдалы булган эшләргә чакырып торсын, киләсе Рамазан айларын да исәнлектә-саулыкта каршыларга язсын иде".
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: