Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Изге сәфәргә кузгалдылар

6 ноябрьдә - Корбан бәйрәме. Әлеге изге көнне 13 райондашыбыз хаҗ җирләрендә каршы алачак. Булачак хаҗиларның беренче төркеме узган җомгада ерак сәфәргә кузгалды. Аларны Кырынды авылы мәчетеннән зурлап озаттылар. Хыяллар тормышка аша Бу көнне изге җирләргә район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт җитәкчелегендә Әгерҗедән Фәридә Журавлева, Рәйсә Миннәхмәтова, Розалия Гыйльманова, Рәмзия Исхакова,...

6 ноябрьдә - Корбан бәйрәме. Әлеге изге көнне 13 райондашыбыз хаҗ җирләрендә каршы алачак. Булачак хаҗиларның беренче төркеме узган җомгада ерак сәфәргә кузгалды. Аларны Кырынды авылы мәчетеннән зурлап озаттылар.
Хыяллар тормышка аша

Бу көнне изге җирләргә район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт җитәкчелегендә Әгерҗедән Фәридә Журавлева, Рәйсә Миннәхмәтова, Розалия Гыйльманова, Рәмзия Исхакова, Көчектән Мансур Мөхәммәтдинов, Фирдинанд Миннәхмәтов кузгалдылар. "Ниһаять, күптәнге хыялым тормышка аша. Безнең буын атеистик тәрбия алып үсте. Аллаһыга шөкер, картайган көнемдә Рабыббыз туры юлга күндерде. 70 яшемдә беренче тапкыр мәчеткә бардым, аннан намазга бастым. Ә уразаны намазга басканчы ук тота идем инде. Түбән Камадагы Зәйтүнә сеңлем ике тапкыр хаҗда булып кайтты. Ул миңа хаҗ сәфәре турында бик күп сөйләде, киңәшләрен бирде. Ә сәфәрдә Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирер дип уйлыйм. Моңа мин үз мисалымда инандым инде. Зәйтүнә сеңлем миңа гарәпчә язылган бер китап җибәргән иде. Менә шуны укыр өчен гарәп хәрефләрен өйрәнергә туры килде. Раббыбыз ярдәме белән бик тиз арада өйрәндем. Хәзер Коръәнне гарәпчә укыйм, укыйсы килеп кенә тора", - ди 75 яшьлек Мансур ага Мөхәммәтдинов.
Розалия ханым хаҗ сәфәренә икенче тапкыр бара. "Бер барып кайткач, изге җирләр үзенә тартып тора икән ул. Узган ел да сәфәргә "Идел-хаҗ" төбәкара хаҗ үзәге аша барган идем, быел да шул юлны сайладым. Изге урыннарга Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алу, ярлыкавына ирешү өчен барырга ниятләдем. Ата-аналарым, якыннарым өчен догалар кыласым килә", - ди Розалия ханым Гыйльманова. Ә менә Рәйсә ханым Миннәхмәтова бишенче тапкыр (!) хаҗия булачак. "Динебездә так саннар хуплана. Кадер кичәсен дә Рамазан аеның так көннәре арасыннан эзләргә кушкан бит Пәйгамбәребез", - ди ул. Пенсионер Фәридә ханым Журавлева, изге сәфәргә барырга акча туплау өчен, эшкә урнашкан. "1нче балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләдем, шул акчаларны җыеп бардым. Ниһаять, хыялым тормышка аша", - дип сөенә.
Хәерле юл сезгә!
Булачак хаҗиларны озатырга район башлыгы Фәрит Габбасов та килгән иде. "Изге җирләргә барасыз, шул урыннарда намаз уку савабын алырсыз, иншаллаһ. Акылы, сәламәтлеге, байлыгы булса, еллар тыныч торса, кеше хаҗ кылырга тиеш. Аллаһыга шөкер, безнең районнан да хаҗ кылырга баручылар саны артканнан-арта. Әүвәлге елларда хаҗга барып кайту өчен еллар кирәк булган. Тик кеше җәяүләп булса да динебездәге бу фарыз гамәлне үтәргә тырышкан. Инде хәзер шартлар башка. Аллаһы Тәгалә хаҗны иман китергән кешеләргә генә фарыз иткән. Иң мөһиме - юлдагы кыенлыкларга сабыр итү. Килеп чыккан һәр авырлыкны Аллаһының сынавы дип кабул итегез. Үзегезне саклагыз, исән-имин әйләнеп кайтыгыз. Сезне монда без һәм якыннарыгыз көтеп кала", - диде Фәрит Гарифович. Хаҗ сәфәренә баручыларга йөзәр доллар сәдака да өләште ул. "Безнең өчен, райондашларыбыз өчен дә дога кылырсыз дип өметләнәбез", - дигән изге теләген дә җиткерде. Ә кардәшләребез мондый зур бүләк белән сөендергәне өчен район җитәкчесенә олы рәхмәтләрен әйттеләр.
Шундый ук рәхмәтне мул табын әзерләп, Кырынды мәчетеннән зурлап озатуны оештырган мәчет әһелләренә дә җиткерү урынлы булыр. "Аллаһы
Тәгалә хаҗ кылу савапларын бирсен сезгә", - дип теләделәр изге сәфәргә кузгалучылар да.
Булачак хаҗиларны автобуста "Нур" мәчете имам-хатибы Рамазан хәзрәт Казанга кадәр озата китте. Алар самолетта башта Истамбулга, аннан Мәдинәгә юл тоталар. Инде хәзерге вакытта якташларыбыз изге җирләрдә гыйбадәт кылудадыр. Алар изге урыннарда бер ай тирәсе булачаклар әле. Шушы көннәрдә Кырындыдан Зөфир Зарипов һәм Рифат Сәлимгәрәев, Әгерҗедән Рәмзия Трейдина, Рафилә Кәлимуллина, Рәбига Рамазанова, Мөхәммәтгали Нәҗипов та изге урыннарга юл тотачак. Хаҗ гамәлләрен исән-имин үтәп, туган якларыбызга сөенеп кайтуларын телик аларга.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы, ућыш