Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Иж-Бубый мәчете имам-хатибына - 75 яшь

Иж-Бубый мәчете имам-хатибы Котдус хәзрәт СӘЛӘХИЕВны башка мәхәлләләргә, Әгерҗе, Ижауга дини мәҗлесләргә дә еш чакыралар. "Аның вәгазьләрен тыңлаган саен тыңлыйсы килә", диләр кардәшләребез олы хөрмәт белән. Безнең төбәккә Кайбыч якларыннан килеп төпләнгән, гомере буе җаваплы урыннарда эшләгән Котдус ага лаеклы ялга чыккач дини гыйлемне тирәнтен үзләштерүне максат итеп куя. Әгерҗенең...

Иж-Бубый мәчете имам-хатибы Котдус хәзрәт СӘЛӘХИЕВны башка мәхәлләләргә, Әгерҗе, Ижауга дини мәҗлесләргә дә еш чакыралар. "Аның вәгазьләрен тыңлаган саен тыңлыйсы килә", диләр кардәшләребез олы хөрмәт белән.

Безнең төбәккә Кайбыч якларыннан килеп төпләнгән, гомере буе җаваплы урыннарда эшләгән Котдус ага лаеклы ялга чыккач дини гыйлемне тирәнтен үзләштерүне максат итеп куя. Әгерҗенең "Нур" мәдрәсәсен тәмамлый, Казанда, Чаллыда имамнар өчен уздырылган дини курсларда гыйлемен арттыра. Үзлегеннән дә бик күп укый.

- Дини белемне тирәнрәк туплаган саен күңелдә күбрәк сораулар туа. Бу - "дини гыйлемне үзләштерер өчен бер гомер генә җитми", дигәнгә ачык бер мисал", - ди хәзрәт үзе.

Үзе белгәннәрне башкаларга да бик теләп өйрәтә. Якшәмбе көннәрендә балалар өчен мәчеттә укулар алып бара, бик теләп йөриләр кечкенә шәкертләре Котдус хәзрәт дәресләренә.

Хәзрәтнең авыл зиратын тәртиптә тотуда роле зур. Язын-көзен мәңгелек йортта аның җитәкчелегендә өмәләр уза, аларда бик күп кардәшләребез катнаша. Менә шулай мәхәлләнең дини һәм иҗтимагый тормышында кайнап, 75 яшенә килеп җиткәнен тоймагандыр да дин кардәшебез.

"Котдус" сүзе гарәпчәдән "бик изге, бик кадерле" дигәнне аңлата. Әлеге сүзләргә өстәп, халыкны дингә тарту кебек бик тә изге эшне башкаручы буларак, әле озак еллар моның әҗерен тоеп, ягъни кадерле, хөрмәтле булып яшәргә язсын, Котдус ага, дип телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев