Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Ижауда яңа мәчет ачыла

10 августта Ижауның К.Маркс урамында төзелгән мәчетне ачу тантанасы була. - Әлеге мәчеткә беренче нигез ташы 2003 елда ук салынган иде. Иман йортын салуга 100 миллион сум тирәсе акча тотылды. Республика да, шәһәр хакимияте дә, халык та ярдәм итте, - ди Удмуртия Диния нәзарәте мөфтиенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Нәгыйм...

10 августта Ижауның К.Маркс урамында төзелгән мәчетне ачу тантанасы була.

- Әлеге мәчеткә беренче нигез ташы 2003 елда ук салынган иде. Иман йортын салуга 100 миллион сум тирәсе акча тотылды. Республика да, шәһәр хакимияте дә, халык та ярдәм итте, - ди Удмуртия Диния нәзарәте мөфтиенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Нәгыйм хәзрәт Каюмов.

- Ижау халкы әлеге мәчет ачылуын түземсезләнеп көтә. Сез дә килегез, Әгерҗедә яшәүче якташларым. Бәйрәмгә Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да килүе көтелә. Гомумән, кунаклар күп булачак, - ди Удмуртия Диния нәзарәте мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәшин.

Тантана Ижау вакыты белән сәгать 11дә башлана. Ут күршеләребезнең шатлыгын уртаклашырга сез дә барыгыз, мөхтәрәм дин кардәшләребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев