Кабер өстенә агач утырту гөнаһмы?
Хәзрәт җавабы
Татарларда элек-электән кабер өстенә агач утырту гадәте бар. Әдәби китапларда да кабер өстенә миләш, пар каен утыртуны язалар. «Зират» сүзен ишеткәч, безнең күз алдына агачлы җир килеп баса. Кайбер авылларда исә зираттагы агачларны кисеп бетергәннәр, зиратлар хәзер ялан кебек җирдә утыра. Кайбер якларда «кабер өстенә агач утырту гөнаһ» дигән сүзләр дә йөри башлаган.
«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да зиратта агач утыртуның гөнаһы юк дип аңлатты.
— Электән бабаларыбыз «агачлар зикер әйтеп утыра» дип кабер өсләренә агач утырткан. Бу бик күркәм, яхшы гадәт. Зиратта агач утыртуның гөнаһы юк, савабы гына бар. Бабаларыбыз дәверенә карасак, алар бит зиратларны чистартып кына торган. Хәзер кайбер зиратларга кереп тә булмый.
Шуңа күрә, кайбер мәхәлләләр: «Без кисик, без чистартыйк», — дип карый, ә кайбер авылларда бабайлар: «Утыртма, агач утыртырга ярамый», — дип әйтә башлаган. Әлбәттә, утыртырга ярый. Әмма зиратларыбыз чиста булсын, ташландыкка әйләнмәсен өчен хәзер күп җирдә агач утыртмыйлар.
Еш кына: «Хәзрәт, зиратта сирень агачын кисәргә ярыймы?» — дигән сорау бирәләр. Әйе, ярый. Гомумән, сирень, өрәңге агачларын утыртмасагыз хәерлерәк. Чөнки алар аннары бөтен зиратны басып китә, — диде ул.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 10:16Коронавирусны «юк итәргә» сәләтле эчемлек билгеле Кара чәй антиковидлы эффектка ия3800
-
21 гыйнвар 2021 - 09:04Гүзәл Уразова дүртенче баласын Илдар белән бергә бәбиләячәкме? Бала табу срогы билгеле9100
-
12 гыйнвар 2021 - 13:04ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Әгерҗедә булып китте
-
12 гыйнвар 2021 - 13:03Әгерҗедә чаналар фестивале гөрләде
-
20 гыйнвар 2021 - 18:00Әгерҗедә район башлыгы кубогына чаңгы ярышлары узачакЯрышлар бу җомгада узачак6700
-
21 гыйнвар 2021 - 11:11Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.290000
-
21 гыйнвар 2021 - 10:16Коронавирусны «юк итәргә» сәләтле эчемлек билгеле Кара чәй антиковидлы эффектка ия3800
-
21 гыйнвар 2021 - 09:04Гүзәл Уразова дүртенче баласын Илдар белән бергә бәбиләячәкме? Бала табу срогы билгеле9100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика