Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Касайдан Искәндәр Әхмәдиев: “Ниятем – ихлас, ярдәмчел булу“

    Ниятем - ихлас, ярдәмчел булу Һич яхшылык эшли алмасаң син Кешеләргә бик-бик теләп тә. Яхшы теләк телә, ул да кайчак Зур көч өстәп куя йөрәккә. Фәнис Яруллин. Россия Ислам университетының 1 курсын тәмамлаган Касай авылы егете Искәндәр Әхмәдиев "Вконтакте" челтәрендәге битенә яраткан шагыйре Фәнис Яруллинның бу шигырен юкка гына урнаштырмаган....

    Ниятем - ихлас, ярдәмчел булу

    Һич яхшылык эшли алмасаң син
    Кешеләргә бик-бик теләп тә.
    Яхшы теләк телә, ул да кайчак
    Зур көч өстәп куя йөрәккә.

    Фәнис Яруллин.

    Россия Ислам университетының 1 курсын тәмамлаган Касай авылы егете Искәндәр Әхмәдиев "Вконтакте" челтәрендәге битенә яраткан шагыйре Фәнис Яруллинның бу шигырен юкка гына урнаштырмаган. "Минем һәр кешегә карата ихлас, ярдәмчел буласым килә", - ди ул.

    Бу көннәрдә туган авылында ял итә Искәндәр. Хәер, ял итү дип әйтү бик үк дөрес булмас, амбарда эшли, әти-әнисенә булыша, дуслары белән яңа проект өстендә эшли ул. Шул эшләрдән бушап торган арада телефон аша егетнең ничек дингә килүе, студент тормышы турында сөйләшеп алдык.

    - Мин бала чагымнан дингә тартылдым. Әтинең апасы Әлфия өйрәткән догалар, сүрәләр кечкенәдән күңелемә сеңгән. Унбер яшьләремдә намазга бастыручы да Әлфия апа булды. 6 сыйныфны тәмамлагач,Чаллының элеккеге татар-төрек лицеена укырга киттем. Әтием Альберт, әнием Әминә дә бу теләгемне бары хупладылар гына, - ди егет.

    КФУны тәмамлап бүген Казанда яшәүче абыйсы Айнур да - дин юлында.

    - Абыем, әтием һәм мин Ураза, Корбан гаетләрендә авылдашларыбыз өчен бәйрәм уздыруны матур гадәткә әйләндердек. Быелгы Ураза бәйрәменә егермеләп ир-ат килгән иде, бу - авылыбыздагы барлык ир-атлар диярлек. Бәйрәмнәрне элеккеге мәктәп бинасаның икенче катында оештырабыз, ә Корбан гаетен клубта уздырырга ниятлибез. Ниятебез - Корбан чалып, авылдашларыбыз өчен мәҗлес уздыру, - дип сөйли Искәндәр.

    - Безнең Касай авылы элек-электән бик дини булган, авылыбызда мәдрәсә эшләгән. Инде революциягә кадәр үк ике кешенең хаҗга баруы мәгълүм. Бу ул чакта бик сирәк күренеш булган. Әлеге хаҗиларның берсе безнең ерак туганыбыз булырга тиеш, - дип дәвам итә.

    Күптән түгел Болгарда II Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында катнашып кайткан студент егет.

    - Төрле төбәкләрдән килгән йөздән артык егет-кыз берничә көн дәвамында палаткалы лагерьларда яшәдек. Безгә бик ошады. Укыдык, төрле тренингларда, спорт чараларында, сабантуйда катнаштык. Анда уздырган көннәрне әле дә еш икә алам, - ди ул.

    Дини уку йортында да һәр көнен файдалы гамәлләр белән уздырырга тырыша Искәндәр.

    - Дәресләрдән бушаган арада спорт секцияләренә йөрибез, проектлар өстендә эшлибез, - ди ул. Бу көннәрдә дә фикердәшләре белән яңа проект өстендә эшләү белән мәшгуль алар.

    - Күпләр "дин юлына бассаң, тормышны тиешле итеп алып барып булмый" дип фикер йөртәләр. Безнең моның киресен раслыйсыбыз килә. Вакытны дөрес итеп бүлә белгән очракта барысына да өлгерергә була. Иманлы бәндәләренә, изге юлда булганнарга Аллаһы Тәгалә үз ярдәмен бирә, - ди ул.

    Россия Ислам университетының икътисад факультетында белем ала егет, киләчәктә Ислам икътисадын үстерү хыялы белән яна.

    - Мондый зур хыяллар белән янган егет туган авылына имам булып кайтмас инде, - дим...

    Аллаһы Тәгалә ничек язган, шулай булыр. Ничек кенә булмасын, шунысы бәхәссез: мин һәрвакыт башкаларга изге ниятле эшлисем, киң күңелле, изге теләкле булып калачакмын. Чөнки Аллаһы Тәгалә нәкъ шундый бәндәләрне сөя....

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: