Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Кече авылда – зур бәйрәм

Корбан гаете намазын Чилчә авылы халкы яңа мәчеттә укыды быел. Узган атнада биредә яңа мәчет ачу тантанасы булды. Исеме дә күңелгә һәм динебезгә бик тә ятышлы - "Мөхәммәди" мәчете. Тәвәккәл таш яра "Авылда мәчет булганда гына ул төзек дип санала", - диләр. Инде хәзер Чилчә авылын да шушы рәткә кертергә...

Корбан гаете намазын Чилчә авылы халкы яңа мәчеттә укыды быел. Узган атнада биредә яңа мәчет ачу тантанасы булды. Исеме дә күңелгә һәм динебезгә бик тә ятышлы - "Мөхәммәди" мәчете.
Тәвәккәл таш яра
"Авылда мәчет булганда гына ул төзек дип санала", - диләр. Инде хәзер Чилчә авылын да шушы рәткә кертергә була. Хәер, куе урманнар, матур болыннар, ап-ак каеннар кочагында утыручы кечкенә генә бу авылны "моңа кадәр төзек түгел иде" дип әйтергә беркемнең дә теле әйләнмәс. Тик ул хәзер тагын да нурлырак, ямьлерәк булып күренә. Авыл уртасында калкып чыккан курчак өе сыман кечкенә генә мәчеттән яңгыраган азан, анда укылган намазлар киләчәктә аны афәтләрдән, бәла-казалардан саклар, иншаллаһ.
- Мин туган авылым Чилчәгә 15 ел элек, лаеклы ялга чыккач кайтып төпләнгән идем. Менә шуннан бирле авылны мәчетле итү турында хыялландым. Шөкер, хыялыбыз тормышка ашты. Аллаһы Тәгаләнең: "Тәвәккәлләсәгез, ярдәм итәрмен", - дигән сүзләре бар. Чыннан да шулай булды, ярдәм итүчеләр дә табылды, - ди мәчетнең имам-хатибы Хәрбик хәзрәт Сабиров.
Бу авылны мәчетле итү Салагыш эшмәкәрләре, бик күп изге гамәлләре белән күпләрнең ихтирамын яулаган бертуган Мансур-Марат Мөхәммәдиевларның да күңел түрендә йөрткән изге хыялы була.
- Шулай берсендә әти-әниебез Чилчәдән кунактан кайттылар да, "их, ул авылда да мәчет булса иде", дип куйдылар. Менә шул вакытта бу сүзләрне йөрәгебезгә салып куйдык, - ди Мансур.
Озак уйлап тормыйлар, төзелешнең матди ягын кайгыртуны үз өсләренә алалар Мөхәммәдиевлар. Төзелеш материаллары белән дә ярдәм итәләр.
- Габдрахмановлар, Сәмигуллиннар, Миңнебаевлар гаиләләре дә булыштылар. Гомумән, мәчет төзелешенә өлеш кертмәгән бер генә авылдашыбыз да калмады. Кемдер кул көче белән ярдәм итте, кемдер - акчалата, - ди Хәрбик хәзрәт.
Мәчет төзү, чишмә чистарту, юл һәм күпер салдыру Аллаһы Тәгалә каршында иң изге гамәлләрдән санала. Бу кардәшләребез дә изге гамәлләре бәрабәренә саваплы булсыннар иде. Мәчетнең исеменә килгәндә, анысы да - эшмәкәрләрнең теләге.
- Безнең ерак бабабызның исеме Мөхәммәди булган. Дини бабабыз хөрмәтенә мәчеткә аның исемен кушарга булдык, - ди Мансур.
Сүз уңаеннан: Мансур белән Гөлнар нәни улларына да Мөхәммәд дип исем кушканнар. Үсеп җиткәч, әтиләре, якыннары салган мәчеткә Мөхәммәд тә йөрер әле, Аллаһ насыйп итсә.
Аллаһ рәхмәте
- Кичкетаңда мәчет ачылган көнне бөтен тирә-якта коеп яңгыр яуды, ә анда бер тамчы да төшмәде. Бу бит - Аллаһ рәхмәте, - дип сөйләде район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин мәчетне ачу тантанасында. Нәкъ шуның кебек Чилчә дә мәчет ачылуга килүчеләрне кояшлы, җылы көне белән каршы алды. Ә бәйрәмгә килүчеләр күп иде. Уразай, Салагыш, Ямурза һәм башка тирә-як авыллардан кардәшләребез, мәхәллә муллалары... Чилчәдә туып-үсеп, бүген читтә яшәүче авылдашлары да күп кайткан.
- Чаллыдан кызым Лилия, киявем Марат белән ашкынып кайттык. Бик сөенәбез Чилчәдә мәчет ачылуына. Коръән аятьләре, дога, тәрбияви вәгазь тыңлап, күңелебезгә күпме рухи ризык алабыз бүген, - диде Нәҗибә апа Кусаматова. Әнә, абыйлары Марат белән Мансурның шатлыгын уртаклашырга Алабугада яшәүче энеләре Малик та гаиләсе белән кайткан.
- Безнең өчен бик тә изге, кадерле, истәлекле көн бу, - диде Малик.
- Мин Чилчә халкы өчен бик сөенәм. Сез - хәзер мәчетле халык. Аллаһ йортына халык күбрәк йөргән саен авылга күбрәк бәрәкәт иңә, дигән сүзләр бар. Менә безнең Ямурза мәчетенә дә авылдашларым күбрәк тартылган саен авылыбыз нурлана бара. Саф һавалы, чишмәле авылга "Мөхәммәди" мәчете нур өстенә нур өстәячәк әле, - диде Ямурза эшмәкәре Илшат Сәхипов.
Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов мәчетне төзүгә зур тырышлык куйган Хәрбик Сабиров, Мансур Мөхәммәдиев, Галиәхмәт Моратовка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Галиәхмәт абый әлеге мәчетнең аен ясаучы буларак зурланды. Сүз уңаеннан: бүген райондагы 31 мәчетнең унбишендә нәкъ менә Галиәхмәт абый ясаган ярымайлар балкый.
Тантананың иң дулкынландыргыч мизгеле кардәшләребезнең тәкъбир әйтеп яңа мәчет эченә үтүе булгандыр, мөгаен. Мәчет көндезге намазга басучылар белән тулды. Әйтергә теләгәнебез дә шул: мәчетне тере итүчеләр - анда йөрүчеләр. Мәчеткә кеше йөрмәсә, ул үзен ятим итеп тоя. Бәйрәмдә чыгыш ясаган һәркем шушы фикерне җиткерергә ашыкты.
Зурлау бәйрәме
Бу көнне Чилчәдә бик күпләр зурланды. Мөхәммәтазат хәзрәт авылның иң өлкән кешесе Галимә апа Сәмигуллинага бүләк тапшырганда:
- Авылның иң өлкән генә түгел, иң игелекле кешесе дә әле ул. Бүгенге бәйрәм табынына ул сарык чалдырды, - диде. Игелекле уллар Марат белән Мансур, Маликны тәрбияләп үстергән Мәсгуть-Әлфия Мөхәммәдиевларга, гомумән, динебезне яшәтүгә, үстерүгә өлеш кертүче һәркемгә бәйрәмдә рәхмәт сүзләре бик күп яуды. Тантана мул табын артында тәмамланды. Бу изге эшкә үз өлешләрен кертүчеләр бәйрәмнән:
- Мәчетне сафка бастыруга, аны ачуга минем дә өлешем керде бит, шөкер, - дип күңел тынычлыгы алып кайтып киткәндер. Ә бу - иң мөһиме.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев