Хәрәм ризыкны хәләл дип ашаткан кеше берьюлы өч гөнаһ эшли
Ул үзенә зур гөнаһ — ялган ала
Хәрәм саналган ризыкны хәләл дип башка берәүгә ашаткан кеше берьюлы өч гөнаһ эшли, ди Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев.
«Беренчедән, ул үзенә зур гөнаһ — ялган ала. Икенчедән, ул үзе хәрәм ашаган булып санала. Ягъни гөнаһы үзе хәрәм ризык ашаган кадәр килә. Өченчедән, бу алдау гына түгел, ә хыянәт кылу була. Ул башка кешегә ярамаган ризык ашатып, аны авыр хәлдә калдырды. Бу бик куркыныч. Андый гөнаһлардан ерак булырга кирәк», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев