Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Кол Шәриф Россия могҗизасы булсын

    Казанның Кол Шәриф мәчете Идел буе Федераль округының төп символлары унлыгына кергән. "Россия 1" телеканалының Россия география җәмгыяте белән берлектә үткәрүче "Россия-10" конкурсына март аенда ук старт бирелгән иде. 29 сентябрьгә кадәр бөтен халыкның тавыш бирүе ярдәмендә илнең ун төп истәлекле тарихи-мәдәни объекты ачыкланачак. Мәскәү өлкәсендәге "Россия" ландшафт паркында аларның...

    Казанның Кол Шәриф мәчете Идел буе Федераль округының төп символлары унлыгына кергән.
    "Россия 1" телеканалының Россия география җәмгыяте белән берлектә үткәрүче "Россия-10" конкурсына март аенда ук старт бирелгән иде. 29 сентябрьгә кадәр бөтен халыкның тавыш бирүе ярдәмендә илнең ун төп истәлекле тарихи-мәдәни объекты ачыкланачак. Мәскәү өлкәсендәге "Россия" ландшафт паркында аларның кечерәйтелгән күчермәләре урнаштырылачак.
    Тавыш бирү өч этапта уза. 30 июньгә кадәр һәр төбәк тәкъдим иткән иң яхшы ун объектны сайлап алачаклар. Аннан тавышлар юкка чыгарыла һәм 1 июльдән 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк икенче турда финалда катнашучы 30 һәйкәл сайлап алыначак. Безнең Кол Шәриф мәчете - әлегә унлыкның бишенче урынында. Аңа 200 меңгә якын кеше тавыш биргән инде. Кол Шәриф мәчетенә 30 июньгә кадәр лидерлар исемлегеннән төшеп калмыйча, үз рейтингын арттыру өчен сезнең ярдәм кирәк, райондашлар. Моның өчен бары ике көн вакыт калды. 10russia сайтына кереп, тавыш бирегез. Һәр компьютердан көнгә өч тапкыр тавыш бирергә була. Кол Шәриф Россия могҗисы булсын өчен бергәләп көрәшик

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 25 апрель 2018 - 13:10
      Цибульский Никита 7 лет, Архипенко Арина 7 лет, Г Тукай Дитя и мотылек
    • 25 апрель 2018 - 13:09
      Караяни Полина, 7 лет, Г Тукай Родная деревня
    • 23 апрель 2018 - 11:30
      Әгерҗедә бөек язучы исемен йөртүче урамда узган бәйрәм хөрмәтләүләргә бай булды Әгерҗедәге иң борынгы урамнарның берсе – бөек язучы исемен йөртүче Толстой урамында узган бәйрәм биредә яшәүчеләрне генә түгел, ә гомерләренең иң матур вакытлары шушында үткән шәһәрдәшләребезне дә җыйды.
      147
      0
      0
    • 24 апрель 2018 - 13:44
      Исәнбайның “Ак калфак“ оешмасы Тукай туган көнгә багышлап бәйрәм уздырды Бөтен татар дөньясы сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үткәндә Исәнбайның “Ак калфак“ оешмасы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне һәм укучыларны кунакка җыйды.
      124
      0
      0
    • 24 апрель 2018 - 10:27
      Тимер юл хастаханәсе ябылмый Локомотив депосының Кызыл почмагында лаеклы ялдагы тимерьюлчыларның җыелышы узды. Анда күтәрелгән төп тема медицина хезмәте күрсәтүгә кагылышлы булды.
      119
      0
      0
    • 24 апрель 2018 - 11:33
      Хезмәтләрен хөрмәтләп Район Советының XXVII утырышында бер төркем хезмәт алдынгылары төрле дәрәҗәдәге бүләкләүләргә лаек булдылар.
      113
      0
      0
    • 24 апрель 2018 - 16:29
      Кадыбаш китапханәсенә район китапханәчеләре җыелды Бүген Кадыбаш авыл китапханәсендә район үзәкләштерелгән китапханәләр системасының “Балалар һәм яшүсмерләрдә милли мәдәниятләрне үстерү, саклау һәм толлерантлык тәрбияләүдә  китапханәләрнең роле” дигән темага семинар-киңәшмәсе узды.  
      111
      0
      0
    • 25 апрель 2018 - 09:26
      Бүген Кадыбашның хөрмәтле хезмәт ветераны олуг юбилеен каршы алды Алар – Кадыбашның иң хөрмәтле парларының берсе. “52 ел бергә гомер итү дәверендә өйдә табак-савыт шалтыраса да, урамга чыгып сөйләмәдек, бер-беребезне ихтирам итеп яшәдек. Ил-көнгә лаеклы балалар үстердек. Хәзер онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп яшибез, – диләр Кадыбаштан Мәрзия–Локман ЗАКИРОВлар.
      80
      0
      0
    • 23 апрель 2018 - 09:45
      Районда ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм ничек күрсәтелә Әгерҗе үзәк хастаханәсенең медицина эше буенча баш табиб урынбасары Анжелика ОВЧИННИКОВА пациентларга кичектергесез һәм ашыгыч ярдәм ничек күрсәтелергә тиешлеген аңлата.
      74
      0
      0
    • 24 апрель 2018 - 08:01
      “Мир-Строй“ Кубогы Ижауга китте Боз сараенда “Мир-Строй“ төзелеш ширкәте Кубогы өчен барган ярышларда Әгерҗенең “Спутник“, Менделеев, Ижау һәм Удмуртиянең Каменное Завьялово бистәсеннән килгән яшь хоккейчылар очрашты.
      68
      0
      0
    Ночной режим