Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Корбан гаетен ничек бәйрәм итәсез

24 сентябрьдә мөселманнар Корбан гаетен бәйрәм итә. Мөэмин кардәшләребез Аллаһ ризалыгы өчен корбан чала, бәйрәм уңаеннан сый-нигъмәт тулы табын әзерли. Хуҗабикәләр бәйрәм табынына нинди тәм-томнар әзерли икән? Әлфия РАМАЗАНОВА - Кадыбаш авылы: - Корбан бәйрәмен һәр елны гаиләбез белән көтеп алабыз. Бик күп еллар корбан чалдырдык. Һәр елны Ижауда яшәүче...

24 сентябрьдә мөселманнар Корбан гаетен бәйрәм итә. Мөэмин кардәшләребез Аллаһ ризалыгы өчен корбан чала, бәйрәм уңаеннан сый-нигъмәт тулы табын әзерли. Хуҗабикәләр бәйрәм табынына нинди тәм-томнар әзерли икән?
Әлфия РАМАЗАНОВА - Кадыбаш авылы:
- Корбан бәйрәмен һәр елны гаиләбез белән көтеп алабыз. Бик күп еллар корбан чалдырдык. Һәр елны Ижауда яшәүче улыбыз Илнур гаиләсе, ирем Илфатның Вәсимҗан абыйсы җәмәгате Гөлнур белән махсус бәйрәмгә кайталар. Иртүк ирләр мәчеткә киткәч алар кайтуга мул табын әзерлим. Әлбәттә, бәйрәмнең күрке мич коймагы пешерәм. Аннан һәр елны кунакларны ит бәлеше белән сыйлыйм. Табында шулай ук алма һәм кишер пироглары да була. Хуҗабикәләргә кишер пирогы рецептын тәкъдим итим әле. КАМЫРына сөт өсте, су, сыек май, азрак тоз салам. Ә ЭЧЛЕГЕН болай әзерлим: кишерне угычтан уам, шуңа сыек сөт өсте, шикәр комы салам. Аз гына дөге бүрттереп кушам. Өстенә ак май салам. Әнә шулай, бәйрәмнәр солтаны булган Корбан гаетендә якыннарымны сыйлау күңелгә тынычлык өсти. Бу көнне зиратка барып якыннарыбызның каберләрен дә зиярәт кылабыз.
Әлфирә ЯМАЛИЕВА - Иске Эсләк авылы:
- Әлеге изге бәйрәмгә Касайга әти-әниләре янына Казаннан энекәшләрем Искәндәр, Айнур, Айдар кайталар. Иртән авылларында мәчеткә барып, әниләре пешергән бәйрәм коймагы белән сыйлангач безгә кунакка киләләр. Мин аларны, әлбәттә, мул табын әзерләп көтеп торам. Энекәшләрем намаз укып, азан әйткәннән соң тәм-томнар белән чәй эчәбез. Табынга өрек, караҗимеш, йөзем куям. Үзем пешергән торт, өчпочмак, кәбестә пирогын бик яраталар туганнарым. Кәбестә пирогын тиз генә әзерләнә торган рецепт буенча пешерәм. КАМЫР өчен ике аш чүмече су, бер чүмеч май, чүпрәнең дүрттән бер өлеше, тәменчә тоз кирәк. 10 минут эчендә камыр әзер дә була. Ә ЭЧЛЕКкә кәбестәне вак кына турап суган һәм борыч өстәп уам. Өстенә ак май салам. Пирог бик тәмле була.
Соңыннан улым Ильяс, апам һәм энекәшләрем белән туган авылыбыз Девәтернә зиратына барып, якыннарыбызның каберләрен чистартып, авылыбызның өлкән кешеләренә хәер өләшәбез.
Наилә НУРМИЕВА - Красный бор-Казан:
- Корбан бәйрәмендә туган авылым Уразайга кайтып, туганнарым, авылдашлар белән очрашырга тырышам, сәдакалар өләшәм, мәрхүм якыннарыбызның каберенә зиярәт кылабыз. Бәйрәм табынына менә мондый бик тәмле пирог пешереп карарга тәкъдим итәм.
КАМЫР өчен 200 грамм он, 100 грамм ак май, 6 аш кашыгы су, ә ЭЧЛЕКкә 250 грамм караҗимеш, 350 грамм каймак, 100 грамм әстерхан чикләвеге, 70 грамм шикәр комы, бер пакет ваниль, 40 грамм он кирәк.
Караҗимешне суга җебетергә салабыз, алгач эченә чикләвек тутырабыз. Ә хәзер эчлек әзерлибез. Майга онны кушып бик тиз генә уабыз, аннан су кушып камыр басабыз. Шунда ук аны җәеп, табага салып, кырыйларын күтәреп куябыз, камыр таба читендә 3 сантиметр биеклектә булырга тиеш. Камырны пленка белән каплыйбыз да 30 минутка суыткычка куябыз. Аннан алгач, берничә урыннан чәнечке белән тишкәлибез, өстенә азык кәгазе каплап, аның өстенә борчак салабыз һәм мичкә тыгабыз. Камыр кызара башлагач алып, борчакны коябыз. Камыр өстенә чикләвекле караҗимешне тезәбез. Аерым савытта каймак, шикәр комы һәм ванильны 40 грамм он белән болгатабыз һәм чикләвек өстенә салабыз. Пирог өсте куерганчы мичтә 30-40 минут тотабыз. Пирогны мичтән алгач суытырга, аннан соң гына кисәргә кирәк.
Бәйрәмебез мөбарәк булсын, якташларым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев