Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Корбан гаете – безнең бәйрәм

Корбан гаетенә саналуы гына көннәр калып бара. Мөбарәк бәйрәмнәр солтаны булган изге бәйрәм көне быел 15 октябрьгә туры килә. Аңа әзерлек эшләрен мөселманнарыбыз хәзердән үк башлап җибәрделәр инде. Изге бәйрәм, аны уздыру тәртибе турында тулырак сөйләвен үтенеп, район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатинга мөрәҗәгать иттек. - Мөхәммәтазат хәзрәт, Корбан бәйрәменең асылы...


Корбан гаетенә саналуы гына көннәр калып бара. Мөбарәк бәйрәмнәр солтаны булган изге бәйрәм көне быел 15 октябрьгә туры килә. Аңа әзерлек эшләрен мөселманнарыбыз хәзердән үк башлап җибәрделәр инде. Изге бәйрәм, аны уздыру тәртибе турында тулырак сөйләвен үтенеп, район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатинга мөрәҗәгать иттек.
- Мөхәммәтазат хәзрәт, Корбан бәйрәменең асылы турында аңлатып үтегез әле.
- Аның асылы Аллаһы Тәгаләгә якынаю ниятеннән мал сую белән бәйле. Корбан чалу һиҗрәтнең икенче елыннан гамәлгә керә. Кыскача тарихын да аңлатып үтәсе килә. Ибраһим (г.в.) Аллаһы Тәгаләдән гел бала бирүен сорый. "Әгәр балам булса, Аллаһы Тәгаләне ярату йөзеннән корбан итеп чалыр идем", - дип нәзер әйтә. Раббыбыз аларга ул бирә, аңа Исмәгыйль дип исем кушалар. Бала туу шатлыгына куанарга өлгермиләр, төшендә әлеге баланы корбан итәргә боерыла. Тик Аллаһы Тәгалә кан түгүче түгел, ул шул рәвешле Ибраһим (г.в.)нең әйткән нәзеренә, Үзенең әмеренә тугрылыгын сыный гына. Ул Ибраһим (г.в.)гә корбан итеп сарык җибәрә. Менә шул көннән башлап Ибраһим (г.в.) өммәтенә һәр елны корбан чалу йөкләнә. Бу гыйбрәтле тарих безгә нәзер әйтмәвең яхшырак икәнлеген дә кисәтә.
- Нәзер дигәннән, нәзер корбаныннан тыш тагын нинди корбан була?
- Бала тугач чалына торган корбан бар. Анысы гакыйка корбаны дип атала. Мөмкинлеге булган очракта гаилә башлыгы ир бала тугач, ике сарык, кызы бала тугач, бер сарык суя. Корбан гаете көннәрендә мөмкинлеге булганнарга корбан чалу саваплы. Быел корбанны 15, 16, 17нче ноябрь көннәрендә кояш баеганчыга кадәр чалырга мөмкин. Корбан чалучының тәһарәтле булуы шарт. Әгәр берү үз корбанын үзе чала икән, бары тик саваплы гына була. Тик корбан чалыр алдыннан: "Йә, Раббым! Синең ризалыгың, гөнаһларымның гафу ителүе, сират күперендә җитәкче булыр өчен ошбу терлекне чаламын. Йә, Раббым! Кабул кыл. Бисмилләһи Аллаһү әкбәр. Әй, Раббым, бу корбан Синнән һәм Сиңа кайта. Фәләннән (корбан чалучының исемен, атасының исемен әйтергә кирәк) кабул ит" дип ниятләргә генә онытмаска кирәк. Ире корбанны үзе чалган очракта әлеге ниятне җәмәгате әйтсә дә ярый.
- Корбан бәйрәменең төп максаты мохтаҗларны сөендерүдән гыйбарәт булуы турында да онытмыйк....
- Әйе, әлеге бәйрәмдә без корбанлык ите белән мохтаҗларны сөендерәбез. Корбан итеп чалган малны өч өлешкә бүләбез: бер өлешен үзебезгә калдырабыз, бер өлешен туганнарга, якыннарга бирәбез, бер өлешен мохтаҗларга таратабыз. Бу - Пәйгамбәребез (с.г.с.) сөннәте. "Хәзер мохтаҗлыкта яшәүчеләр юк диярлек бит инде" диючеләр булыр. Андыйларның өлешен картлар йортларында яшәүчеләргә, балалар йортларында тәрбияләнүче сабыйларга бирсәк тә дөрес. Әйтик, без, Кичкетаңда гомер кичерүчеләр, менә инде берничә ел корбанлык итен Авыл көнендә ризык әзерләү өчен файдаланабыз.
- Елның-елында Кичкетаңда корбан чалдыручыларның күп булуын беләбез. Бу яктан тагын кайсы авылларны башкаларга үрнәк куярга була?
- Яңавыл һәм Көчек авылларында, Кырынды һәм Тирсәдә дә елының-елында Аллаһыны олылап корбан чалучылар күп була. Чалган корбаннары бәраберенә саваплы итсә иде аларны Раббыбыз.
- Быел корбан чалырга ниятләүчеләргә корбанлыкларын хәстәрләр куяр чак та җиткәндер инде...
- Әлбәттә. Инде күпләр хәстәрләп тә куйдылар. Ә сатып алырга өлгермәгәннәр борчылмасыннар, бүгенге көндә сарыкчылык белән шөгыльләнүчеләр күп бит, шөкер. Шулай да көне җиткәнен көтеп торырга кирәкми, алдан сатып алу мәслихәт.
- Олуг бәйрәм бусагасында торучы кардәшләребезгә нинди теләкләр җиткерер идегез?
- 15 октябрь - Корбан бәйрәме дәүләтебез тарафыннан ял көне дип игълан ителде. Аны "әлеге ялда фәлән эш эшләрмен" дип планлаштырып тормагыз. Пәйгамбәребезнең: "Һәр милләтнең бәйрәме бар. Бу бәйрәм - безнең бәйрәмебез" дигән сүзләрен онытмыйк. Бу көнне иң беренче нәүбәттә Гает намазын укырга кирәк. Аннан мөмкинлекләре булганнар корбан чылдыралар. Бер-береңә кунакка йөрү, хәләл ризыклар белән табын әзерләп туганнарыңны дәшү, әти-әнинең хәлен белү, мәрхүм кардәшләребезнең каберләрен зиярәт кылу бик саваплы. Моны инде бүгеннән үк күңелегезгә салып, әлеге көнне Пәйгамбәребез кушканча, чын бәйрәм итеп уздырырга ниятләп торыгыз. Изге бәйрәм күңелләрегезгә иман нуры, йортларыгызга тынычлык алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев