Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Коръәнне татар теленә тәрҗемә итәләр

Әлеге уңайдан Татарстан мөселманнары диния нәзарәтендә чираттагы киңәшмә уздырылды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, хәзерге вакытта Изге китапның татар теленә тәрҗемә ителгән берничә варианты кулланыла, әмма алар тирәсендә һаман шау-шу бара. - Безгә исә алга таба галимнәр дә, тарихчылар, дин белгечләре, педагоглар да файдалана ала торган классик хезмәт булдырырга...

Әлеге уңайдан Татарстан мөселманнары диния нәзарәтендә чираттагы киңәшмә уздырылды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, хәзерге вакытта Изге китапның татар теленә тәрҗемә ителгән берничә варианты кулланыла, әмма алар тирәсендә һаман шау-шу бара.

 
- Безгә исә алга таба галимнәр дә, тарихчылар, дин белгечләре, педагоглар да файдалана ала торган классик хезмәт булдырырга кирәк, - дип белдерде Камил хәзрәт.
 
Шул рәвешле мөфти дини белемнәре булмаганнар да җиңел аңлый ала торган, гарәп һәм фарсы телләрендәге терминнардан арындырылган һәм дөрес итеп тәрҗемә ителгән, тәфсир кылынган нөсхә булдыру мөһимлегенә басым ясады. Бу эшкә татар теле галимнәре, Казан университеты белгечләрен җәлеп итү кирәклеге турында әйтте.
 
- Татарлар бу китапны иҗтихад кылып укый, өйрәнә алсын. Һәр кеше аңлый алырлык һәм дөрес булсын, - дигән теләкләрен җиткерде.
 
Коръәннең моңа кадәр дөнья күргән татарча тәрҗемәләрен берләштергән нөсхәсен әзерләү Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең, Бөтендөнья татар конгрессының, галимнәрнең, дин әһелләренең, зыялыларның бер уртак эше буларак күзаллана.
 
Киңәшмәдә бу эшкә төп җаваплы кешеләр ачыкланды һәм эшче төркем барланды. Эшче төркемгә дин әһелләре, белгечләре, тел галимнәре кертелде. Төркем җитәкчесе итеп, нәзарәтнең голәмәләр шурасы әгъзасы, казый, "Котдус" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин билгеләнде.
 
Тәрҗемә эше "Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең 2015-2016 елларга чаралар планы кысаларында тормышка ашырыла. Коръәнне 2017 елның Корбан бәйрәменә тәрҗемә итеп бетерергә тиешләр.
Шәһри Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев