Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Красный бор мәчетенә ярдәм кирәк

Красный борда моңа кадәр мәчет юк иде. Мөселманнар дини бәйрәмнәргә йә зиратка, йә интернатка җыелдылар. Узган елның язында Аллаһ йортына нигез салынган көн алар өчен зур бәйрәмгә әверелде. Уртак тырышлык белән төзелгән әлеге мәчет районда иң күркәм Аллаһ йортларының берсе булыр, мөгаен. Иң матур урында Красный бор мәчете участок хастаханәсенә...

Красный борда моңа кадәр мәчет юк иде. Мөселманнар дини бәйрәмнәргә йә зиратка, йә интернатка җыелдылар. Узган елның язында Аллаһ йортына нигез салынган көн алар өчен зур бәйрәмгә әверелде. Уртак тырышлык белән төзелгән әлеге мәчет районда иң күркәм Аллаһ йортларының берсе булыр, мөгаен.
Иң матур урында
Красный бор мәчете участок хастаханәсенә бару юлында уң якта, бик тә матур урында урнашкан. Мәчетнең диварлары күтәрелеп беткән инде. Без барганда түбәсе дә ябылып бетү алдында иде. Тәрәзәләре дә гадәти түгел бу мәчетнең: аркасыман уелган тәрәзә өсләренә бик матур итеп төсле пыялалардан мозаика урнаштырмакчылар.
- Мәчет төзелеп беткәннән соң тирә-ягына алмагач, чияләр утыртачакбыз. Мәчет территориясен койма белән әйләндереп алырга, керү юлына таш түшәргә планлаштырабыз. Аллаһ йорты урнашкан урын Красный борда иң күркәмнәрдән булырга тиеш, - дип фикер йөртәләр мәчет төзелеше башында торучылар.
Авыл белән төзибез
Мәчет төзелеше өчен янып-көеп йөрүчеләр бик күп. Рәшит Мөхәммәтдинов, Җәүдәт Гыйльфанов, Фәйзелхак Рәфыйков, Рафис Тулбаев, Габделбәр Муллахмәтов, Яхъя Ишиков кебек иманлы кардәшләребезнең көннәре генә түгел, кичләре дә мәчет тирәсендә үтә.
- Габделбәрне без үзара "прораб" дип йөртәбез. Мәчетебезнең эскизын төзүдә аның тырышлыгы зур булды. Гомумән, "миннән булмый" дип тора торганнардан түгел. Кирәк икән, кулына мастерок, кирәк икән, чүкеч ала, - ди Рафис Тулбаев. Хәер, аерым аны гына атау дөрес тә булмас, чөнки изге эшкә өлеш кертергә теләүчеләр һәрдаим табылып тора.
- Әлмәт эшмәкәре Марат Мәннапов түбәгә калай бирде. Үзебезнең эшмәкәр Фәрит Мөхәммәтзакиров агач материаллары белән тәэмин итте. Фердинанд Баһаветдинов тәрәзә өслекләрендәге мозаиканы алуда матди ярдәм күрсәтте. Авылдашыбыз Рөстәм Ямалиев, район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин зур гына күләмдә акча тапшырдылар. "Красный бор" кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Венера Гыйльметдинова ишек, төзелеш матуриаллары алырга ярдәм итте. Ә Әгерҗедән Саҗидә апа Галимовага нинди рәхмәтләр әйтик икән?! Тугызынчы дистәсен ваклаучы кардәшебез Әгерҗедә яшәгән хәлдә мәчетебез төзелешенә 100 меңнән артык акча җыеп тапшырды бит, - диләр мәчет төзелешен әйдәүчеләр. Бу исемлеккә һәрчак техника белән ярдәм итеп торучы "Агрохимсервис" ширкәте директоры Адил Латыйпов, мәчетнең стеналарын күтәргән Али Ибраһимов җитәкчелегендәге "Мир-Строй" төзүчеләрен дә өстәми булмый.
- Мәчетебез төзелеше белән һәрчак кызыксынып торучы район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламовка, авыл җирлеге башлыгы Анатолий Лазаревка да Аллаһының мең рәхмәте яусын. Ришат Тимерович Красный борга килгәндә бирегә кагылмый калмый, - ди Рәшит Мөхәммәтдинов.
Мәчет төзелешенә ярдәм күрсәткән һәр Красный бор кешесенә рәхмәт җиткерергә куштылар кардәшләребез газета аша. Без аларның үтенечен бик теләп үтибез. Һәм шунысын да искәртәбез: Раббыбызның: "Мәчет төзелешенә өлеш керткәннәргә җәннәттә йорт төзермен" дигән вәгъдәсе бар. Ярдәмегез бәрабәренә Раббыбыз сезне дә җәннәтле итсен.
Сез дә саваплы була аласыз
Җылы идән, канализация, тәһарәтханә ясыйсы, су, электрүткәргечләр уздырасы, кирәкле аппаратура аласы, котеллар урнаштырасы... Мәчетне эшләтеп җибәрү өчен шушы һәм башка бик күп эшләрне башкарасы бар әле. Ә моның өчен күп кенә матди чыгым кирәк...
Изге эшкә сез дә үз өлешегезне кертә аласыз. Мондый теләгегез булса, Красный борда яшәүче Хәлимә Ямалиевага шалтыратыгыз. Телефоны - 39383. Шулай ук Әгерҗедән Саҗидә апа Галимова да (телефоны - 21389), сез тапшырган хәер-сәдакаларны тиененә кадәр дәфтәргә теркәп, Хәлимә апага тапшырып бара. 39174 телефоны буенча авыл җирлегенә дә шалтыратырга була.
Мәчет төзелешенә тапшырылган сәдака акчалары "сәдакаи җария" дип атала. Бер хәдистә әйтелгәнчә, гадәти сәдака бирүчегә дөньялыкта 70 бәла ишеге ябылса, сәдакаи җария бирүчегә аның савабы ул бәндә үзе вафат булгач та килеп торыр. Андыйларның тормышын да, эшләрен дә Аллаһ Раббыбыз уң итәр, иншаллаһ.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев