Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Күңеле гел изгелектә

Бу ханым мөселман хатын-кызларына хас булырга тиешле барлык сыйфатларны үзенә җыйган. Ул бик тыйнак, сабыр, ярдәмчел, кешелекле, гади, туган җанлы, гайбәт сөйләми, сер саклый белә... Сүзем - Әгерҗедә гомер кичерүче хаҗия Равилә ханым НИЗАМБИЕВА турында. Гомеренең күп өлешен локомотив депосында кранчы булып эшләгән Равия ханым, лаеклы ялга чыккач, дин гыйлемен...

Бу ханым мөселман хатын-кызларына хас булырга тиешле барлык сыйфатларны үзенә җыйган. Ул бик тыйнак, сабыр, ярдәмчел, кешелекле, гади, туган җанлы, гайбәт сөйләми, сер саклый белә... Сүзем - Әгерҗедә гомер кичерүче хаҗия Равилә ханым НИЗАМБИЕВА турында.
Гомеренең күп өлешен локомотив депосында кранчы булып эшләгән Равия ханым, лаеклы ялга чыккач, дин гыйлемен үзләштерүне төп максаты итеп куя. Беренче мөгаллимәсе Рәйсә ханым Миннәхмәтовага әле дә рәхмәтле. Узган ел "Нур" мәдрәсәсен дә тәмамлый ул. "Мөселман кешегә бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алу фарыз. Шуңа күрә хәзер дә атнага ике тапкыр "Хәсән" мәчетенә йөрим. Гарәпчә укырга өйрәтүче Асия Шәриповага, Коръән уку серләренә төшендерүче Гөлсәрия Ханнановага Аллаһының рәхмәте булсын", - ди Равилә ханым. Көн саен кимендә бер бит Коръән уку, намазларны калдырмау күңелгә сүз белән аңлата алмастай җиңеллек, рухи канәгатьләнү бирә, ди ул. Узган ел хаҗ сәфәрендә дә булып кайткан. "Хаҗда булган вакытларны искә алмый калган көнем юк. Үзгә бер мохиттә яшәгәнбез икән ул көннәрдә. Бөтен җирдә азан яңгырый. Хаҗ гамәлләрен башкарганда төрле милләт вәкилләре бер үк доганы укый. Бу - Аллаһ бер һәм барыбызның да Аның каршында бертигез булуыбызга бер дәлил бит. Хаҗга авыру балаларын, әти-әниләрен алып килүчеләр күпме иде?! Ә без, шөкер, сау-сәламәт, күп чакта моның нинди зур байлык икәнлеген аңлап кына бетермибез", - ди ул.
Ә менә Равилә ханым үзенең сау-сәламәт булуына шөкер итү белән бергә, авыруларның хәлен белергә дә вакыт таба. "Аякларымның авыртуы турында ишеткән дә хаҗ сәфәреннән кайткан көнне үк безгә килеп җитте. "Менә моның файдасы күп дип әйтәләр... Болай эшләп кара әле" дип, нинди генә дәвалау ысуллары турында сөйләмәде?! Күңеле изгелектә булган бу ханымның куллары да шифалы", - дип рәхмәт укып туялмый аңа газетабызның якын дусты Рәмзия апа Шәймөхәммәтова. Әнә шулай ярдәмгә мохтаҗ һәр кешегә ярдәм кулы сузарга тырыша Равилә ханым. Бу матур сыйфат аңа әнисе Мәхтүмә ападан күчкәндер, мөгаен. 6 айлык вакытта әнисеннән, 3 яшендә әтисеннән ятим калган Мәхтүмә апага ике кызын - Раилә белән Равиләне ялгыз канат белән үстерергә туры килә. "Үзе дә күп чакта башкалар ярдәменә таянган әниебез безне "кешегә кулыгыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышыгыз, Аллаһы Тәгалә аның савабын бирми калмый" дип үстерде", - диләр кызлары. 85 яшенә килеп җиткән әниләренә ярдәм итү - алар өчен беренче урында. Шуңа күрә Крестьянская урамындагы төп йортларында гомер кичерүче әниләре янына көнаралаш чиратлашып йөриләр. Хәер, Мәхтүмә апа йорт эчендәге эшләрне үзе башкарырга тырыша әле. Тик хикмәт ниндидер эшне башкаруда гына түгел бит. Әниеңнең янәшәсендә булу, аның исән-сау булуын тою да - үзе зур бәхет. "Әни белән янәшә басып намаз уку, ураза вакытларында бергәләп авыз ачу да күңелгә үзгә рәхәтлек бирә ", - ди Равилә ханым.
Намаз укыган саен әнисенә, җәмәгате Зәңгиргә, сөекле кызлары Лилия гаиләсенә Аллаһыдан гомер һәм сәламәтлек сорый хаҗия ханым. Ире Зәңгир белән гаилә коруларына да 42 ел вакыт узган инде. "Ирем гомер буе эчмәде, тартмады, бик тәртипле, эшчән булды. Тимер юлда эшләп, III дәрәҗә Хезмәт даны орденына, "Мактаулы тимерьюлчы" билгесенә лаек булды. Аның ышанычлы җилкәсе артында гомер узганы сизелмәде дә", - ди ул иренә булган тирән хөрмәтен ассызыклап.
...Һәр таңны шөкер кылып каршы ала ул һәм һәр көнне әнә шулай изгелекләр кылырга ашыга.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев