Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Кырынды мәчете үзенә тартып тора

Узган атнада Кырынды мәхәлләсенең Ринат Закиров исемен йөртүче мәчете безне ерактан ук балкып каршы алды. Бездә халык бердәм Быел гына зур янкорма төзелгән, матур итеп тышланган, мәчетнең сигез, манараның алты тәрәзәсенә матур тәрәзә йөзлекләре ясалган. Ишегалдында зәңгәр чыршылар үсеп утыра. Оҗмах бакчасы диярсең. Эчкә үткәч, андагы үзгәрешләр таң калырлык. Аш...

Узган атнада Кырынды мәхәлләсенең Ринат Закиров исемен йөртүче мәчете безне ерактан ук балкып каршы алды.

Бездә халык бердәм

Быел гына зур янкорма төзелгән, матур итеп тышланган, мәчетнең сигез, манараның алты тәрәзәсенә матур тәрәзә йөзлекләре ясалган. Ишегалдында зәңгәр чыршылар үсеп утыра. Оҗмах бакчасы диярсең. Эчкә үткәч, андагы үзгәрешләр таң калырлык. Аш уздыру өчен зал, ашханә, тәһарәтханә төзелгән. Аларга җылылык үткәрелгән, су кертелгән. Ашханәдә зур суыткыч, җиһазлар, тау-тау өелеп торган яңа савыт-саба.

- Бездә халык бердәм. Барлык авылдашлар, туганнар, читтә яшәүче кырындылылар көченнән килгәнчә матди һәм рухи ярдәм итте, - диде сөенеп Кырынды мәхәлләсе имамы хаҗи Мөбин хәзрәт Кәримуллин.

Күмәк көч тау күчерә

Мондый зур эшнең барышы белән дә кызыксындым. Кырынды мулласы Хикмәтулла Кәримуллинның (ул инде күптән мәрхүм) олы улы - Кырынды мәчетенә һәм авыл зиратын тәртиптә тотуга һәрдаим матди ярдәм итүче 83 яшьлек Рифгать Кәримуллин Ижау каласыннан үзенең улы Фәнис белән мәчеткә тәһарәтханә төзергә дип материаллар төяп туган авылына кайтып төшә. Аның изге ниятен белеп, Ижауда яшәүче Әдһәм, Габделәхәт Мөхәммәтшиннар һәм аларның кияве Рамил бу изге эшкә ярдәм итәргә теләкләрен белдерәләр. Кырындыдан чыккан бик күп авылдашлар да изге эшкә дип акча китерәләр. Төрдәле мәчетенә мәдрәсә төзүдә зур ярдәмен иткән Вилнур Галиев, шулай ук Вилдан Зарипов, Илнур Фәйзуллин да ярдәмнәрен тәкъдим итәләр. Утырып киңәшкәч, янкорма һәм ашханә дә төзергә дигән карарга киләләр. Авыл халкының да хәер-сәдака акчалары кушылгач, 800 мең сум җыела һәм ... бер ай эчендә бу зур эшләрне ерып та чыгалар. Игелекле эшмәкәрләр - Ямурзадан Илшат Сәхипов һәм Кырындыдан Илгизәр Закиров төзелеш материаллары белән ярдәм итәләр, Исәнбай заводы кирпеч бирә. Кырындының алтын куллы осталары әтиле-уллы Фәнил-Динар Әхмәтовлар, Рәис Ганиев эчке эшләрне "чиккәндәй итеп" башкаралар. 9 зур өстәлне Рифгать ага Ижаудан кайтарта. Эскәмияләрне алтын куллы Флүр Шабаев ясап бирә. Келәмнәрне Вилнур Галиев, савыт-сабаларны Җәүдәт Кәримов гаиләсе бүләк итә. Ә Җәмилә ханым, Фәрит әфәнде, 90 яшьлек Сәетҗан Әхмәтов кирәк-яраклар өчен матди ярдәм күрсәтәләр.

Менә шушы зур залда ике көн рәттән ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым корбан ашы уздырылды. Мәчетләрнең тулы канлы тормышы нәтиҗәсе: халык дингә тартыла, быел авылда 35 кеше корбан чалган. Алар мәчеткә дә өлеш чыгарган. Ижауда яшәп корбанлык итеннән шушы мәчеткә дә өлеш чыгаручы Әдһәм, Габделәхәт, Мөнир Мөхәммәтшин кебекләр дә җитәрлек булган.

Хаҗи-хаҗияләр белән очрашу

Ак яулыкларын җилфердәтеп килүче әби-апалар урамны тутырып мәчеткә агыла. Күрше-тирә авыллардан Кичкетаңнан, Хор.Ключтан, Шаршадыдан, Сәхрәдән, Ямурзадан, Көчектән, Тирсәдән, Әгерҗедән, Чаллыдан машиналар мөселман кардәшләребез белән килеп туктый. Азан моңы яңгырагач, тыгыз сафларда басып, залларга көчкә сыешып өйлә намазы укыйлар - искиткеч гүзәл манзара. Күптән түгел хаҗ сәфәреннән кайткан якташ хаҗи һәм хаҗияләр Сәлия Сөләйманова, Гөлзар Гатина, Рифат Сәлимгәрәев, Рифгать ага Кәримуллин мөселман кешесе өчен фарыз булган гамәлне үти алуларына, туган якларга исән-имин кайтуларына сөенүләрен белдерделәр. Изге җирләрдә дә туган авылларын еш искә алуларын, үзләре, якыннары, балалар, туганнары, күршеләр, авылдашлар өчен бик күп догалар кылуларын сөйләделәр. Район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин, дин кардәшләребез Хәлил Якупов, Мансур Мөхәммәтдинов, Рифат Сәлимгәрәев, Сәет Хисаметдинов, Рәмзия Шәймөхәммәтова һәм Рифгать Кәримуллиннарның вәгазьләре бик үтемле булды. Мөгаллимә Ясминә Латфуллинаның Ибраһим пәйгамбәр турындагы риваятен дә игътибар белән тыңладык. Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин мәчеттәге матур эшләр, зиратның тәртиптә булуы өчен Мөбин хәзрәткә, җәмәгате Рәисә Кәримуллинага рәхмәтен җиткерде. Юбилеен билгеләп үткән Мәгъфия Хаҗиевага ак шәл бүләк итте.

Бу көнне 1995 елда бу мәчетне төзеткән һәм хәзер аның исемен йөртүче Закиров Ринат Гайфи улын да зур хөрмәт белән искә алдылар. Ә аның хатыны Флүрә апа һәм кызы Раушания мәчеттәге игелеккә, миһербанлыкка, иманлыкка өндәүче шушындый чараларга гел чакырулары, кадерле кешеләре исемен йөрткән бу мәчеткә сөенеп килүләре, туганнары кебек якын күргән кырындылыларга матур яшәүләре өчен соклануларын белдерделәр.

Мәчет һәм янкорманы төзүчеләргә, барлык булышканнарга, ике көн рәттән 80шәр кеше сыйлаган аш-су осталарына ике дөнья бәхет-сәгадәтләрен теләп, "Җәннәт бакчасында да шулай матур утырырга язсын!" дип таралышты мөселман кардәшләребез.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Әгерҗе районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев