Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кырынды мәдрәсәсенә тиңнәр юк

    Якшәмбе көнне Кырындының "Төрдәле" мәчетенә янкорма буларак төзелгән мәдрәсәне ачу тантанасы авыл халкы өчен генә түгел, райондашларыбыз, хәтта республикабыз мөселманнары өчен тантаналы вакыйгага әверелде. Кырындылыларның шатлыгын уртаклашырга авылдашлары - Татарстаннның "Дуслык" йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Удмуртия Диния нәзарәте мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин да килгәннәр иде. Шулай ук Татарстан Диния нәзарәтенең...

    Якшәмбе көнне Кырындының "Төрдәле" мәчетенә янкорма буларак төзелгән мәдрәсәне ачу тантанасы авыл халкы өчен генә түгел, райондашларыбыз, хәтта республикабыз мөселманнары өчен тантаналы вакыйгага әверелде.

    Кырындылыларның шатлыгын уртаклашырга авылдашлары - Татарстаннның "Дуслык" йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Удмуртия Диния нәзарәте мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин да килгәннәр иде. Шулай ук Татарстан Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Кәримуллин, Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин һәм башкалар тантананың дәрәҗәле кунаклары булдылар. Әлеге янкорма авылның читтә яшәүче бер төркем яшь эшмәкәрләренең матди ярдәме белән төзелде. Янкорма төзү белән бергә, мәчет тә тулысынча үзгәртеп корылган: түбәсе, тәрәзәләре алыштырылган, тышкы ягы заманча итеп эшләнгән. Озын сүзнең кыскасы - мондый мәчет Әгерҗе районында юк иде әле, матурлыгы һәм уңайлылыгы буенча бу Аллаһ йортына әлегә тиңнәр юк. Шуңа эшмәкәрләр исеменә бу көнне бик күп рәхмәт сүзләре яуды.

    Тантананың тагын бер бизәге - Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллинаның чыгышлары. Аның берсеннән-берсе моңлы мөнәҗәтләр көйләве күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте. Бәйрәм бай табын артында дәвам итте.

    Әлеге тантанада төшерелгән фотоларны ФОТОРЕПОРТАЖ рубрикасыннан карагыз.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: