Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Кырынды мәчетендә мөслимәләр дини белемнәрен күрсәттеләр

Кырынды мәчетендә 2000 елдан бирле дини укулар алып барыла. Шунысы куанычлы: укырга теләүчеләр күп биредә.

Атнага ике көн мәчеткә килеп Ислам дине нигезләрен, Коръән укырга өйрәнәләр мөслимәләр. Уку елы тәмамланганда алар белгәннәрен күрсәтәләр. Мөгаллимәләр Рәисә Кәримуллина, Мәгъфия Хаҗиева үзләре укыткан мөслимәләренең белемнәрен тикшерәләр.

Имтихан да, бәйрәм дә

Быел да мәчеткә берсеннән-берсе матур итеп киенеп килделәр мөслимәләр. Аларны тыңларга, белгәннәрен кабатларга теләүчеләр кырыктан артык иде.

Нәсимә Мөхәммәтшина тулы иман шарты догасын укыгач,  иманның алты шарты искә төшерелде. Рәмзия Гайнетдинованың Аллаһының барлыгына, берлегенә ышану һәм намазның сәламәтлеккә файдасы турындагы чыгышы тирән эчтәлекле булды. Диләрә Мәһәдиева фәрештәләр турында сөйләде. Мөгаллимә Мәгъфия Хаҗиева белән Аллаһы Тәгаләнең дүрт китабы барлыгы турында белгәннәрне кабатладылар. Сүрә һәм аятьләр, иң кыска һәм иң озын сүрәләр искә төшерелде.

Мөгаллимә Рәисә Кәримуллина пәйгамбәрләребезнең саны 124 мең булуы, Коръәндә 25енең исемнәре искә алынуын әйтеп үтте. Сәлия Сөләйманова Адәм (г.с.), Салисә Тимершина Нух (г.с.), Фәрдәния Нәҗмиева Муса (г.с.), Кәүсәрия Мөхәммәтҗанова Юнус (г.с.) турында сөйләде.

Люция Ибраева Кыямәт көне, вакытлы һәм мәңгелек дөнья турында мәгълүматлар китерде. Аннан иманның алтынчы шарты – тәкъдиргә ышану турында кабатладылар.

Кырындылылыр мөнәҗәт әйтү буенча да бик осталар. Рәзилә Бикташева, Илүзә Миннәхмәтова, Люция Ибраеваның моңлы итеп мөнәҗәт көйләүләрен барыбыз да сокланып тыңладык.

Иманлы яшәү үрнәге

– Кырындыда гөрләп ике мәчет эшли. Аллаһ йортында шундый чаралар уздырып та иманлы яшәүнең үрнәген күрсәтәләр кардәшләребез. Безне кунакка дәштеләр. Күңелләре киң, йөзләре ачык, табыннары һәрчак мул аларның. Яхшы ерактан да күренә, һәр очрашуга бик сөенеп киләбез. Аллаһының рәхмәте яусын аларга, – диде Әгерҗедән килгән Гөлирә Галиева.

– Ялтыраган алтын бөртекләренә тиңлим мин мондый бай иман белән яшәүчеләрне, – дип сокландыруын белдерде Әгерҗе мөгаллимәсе Ясминә Латфуллина.

– Кырындыдан Мөбин хәзрәт, мөгаллимәләр Рәисә Кәримуллина, Мәгъфия Хаҗиева дин нигезләрен безгә дә килеп өйрәтәләр.  Аллаһының рәхмәте яусын аларга. Кырындылылар үрнәгендә иман юлында бердәм булып, дини гыйлем алып, Аллаһ кушканнарны үтәп яши алсак иде, – дип рәхмәтләрен белдерделәр Бакыр Заводыннан кунакка килгән бер төркем дин кардәшләребез.

Быел мөселманнарның изге ае 16 майда башлана. Бу хакта Светлана Мусина сөйләде. “Уразага чистарынып керик!“ – Аның бу өндәмәсе барлык дин кардәшләребезгә чакыру булып яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев