Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Пластик операция ясарга яраган очраклар

Бу сорауга Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирде

«Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов мөселманнарга пластик операцияләр ясарга рөхсәт ителгән очракларны атады.

«Аллаһ сакласын, кеше һәлакәткә очраса, яисә инвалид булса, сәламәтлегенә зарар китерә торган кимчелеге булганда гына аңа операция ясарга мөмкин», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә интервьюда. 

Алмаз хәзрәт Мөхлисов сүзләренчә, медицина ягыннан таләп ителмәгәндә, башка пластик операцияләр ясарга кирәкми.

«Шайтан һәр кешенең күңеленә шик сала. Бигрәк тә ирләр каршында матур күренергә теләгән хатын-кызларга. „Синең колагың зуррак, башка җирең килеп бетмәгән. Әйдә үзгәртәбез“, — дип шайтан хатын-кызга шик салырга мөмкин. Шушы шөбһәгә бирелеп, кайбер ханымнар туктый алмый. Бу Аллаһы Тәгаләнең сынавы. „Матурлык ясыйм“, — дип Аллаһы Тәгалә биргән тәнне үзгәртергә ярамый», — дип өстәде ул. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев