Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Мәүлид кичәсе - сөекле Мөхәммәд пәйгамбәр туган көн

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин барлык мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән котлады. "Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны да Мәүлид бәйрәме белән ихластан котлыйм! "Мәүлид" - туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Мәүлид кичәсе - дөньяга соңгы пәйгамбәр буларак...

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин барлык мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән котлады.

"Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны да Мәүлид бәйрәме белән ихластан котлыйм!

"Мәүлид" - туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Мәүлид кичәсе - дөньяга соңгы пәйгамбәр буларак җибәрелгән сөекле Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) туган көне. Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) туган вакыты милади исәпнең 571 нче елына туры килә. Мәүлид - Рабигуль-әүвәл аеның 11-12 нче көннәре арасындагы кичә. Коръәндә: "(Әй, Мөхәммәд) Без сине галәмнәргә рәхмәт өчен генә җибәрдек", - диелә ("Әнбия" сурәсе, 107 нче аять).

Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) тормышы, камил холкы һәр мөселман өчен өлге, үрнәк булып тора, нәсыйхәтләре калебләребезне ныгыта, күңелләребезне нурлы итә. Хәдисләре гыйлемле булырга, сабырлыкка, юмартлыкка өйрәтә.

Мәүлид кичәсендә догалар уку, тыңлау, дини мәҗлесләр корып салаватлар әйтү, хәер-догалар өләшү Бөек Раббыбыз һәм Аның Рәсүленә (с. г. в.) карата ихласлыгыбызны күрсәтә. Пәйгамбәребез (с. г. в.) туган кичәне хөрмәт итү булып тора. Мәүлид кичәсе - бер-беребезгә карата кардәшлек хисләрен ныгыту, хөрмәт итүне арттыру көне дә.

Шушы күркәм Мәүлид кичәсендә шөкрана кылыйк, дин кардәшләребез белән бергә Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) багышлап һәм бер-беребезгә иминлек, бәрәкәт сорап догалар кылыйк. Барчабызга да Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате язсын! Өммәтебезгә Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) сөннәтенә ияргән хәлдә яшәргә насыйп итсә иде!" - диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев