Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Мөхтәсибәт яңалыклары

Бу атнада Мамадыш мәдрәсәсендә Әгерҗе, Актаныш, Мамадыш, Менделеев мөхтәсибәтләре вәкилләре катнашында җыен узды. Анда район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт һәм тугыз авыл мәчетеннән имамнар катнашты. "Татарстан Диния нәзарәтенең, үзебезнең район мөхтәсибәтенең эшчәнлеге турындагы чыгышларны бик кызыксынып тыңладым. Дин кануннары нигезендә яшәүгә елдан-ел ныграк игътибар бирелүенә сөендем. Өйлә намазын Мамадышның Үзәк мәчетендә...

Бу атнада Мамадыш мәдрәсәсендә Әгерҗе, Актаныш, Мамадыш, Менделеев мөхтәсибәтләре вәкилләре катнашында җыен узды. Анда район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт һәм тугыз авыл мәчетеннән имамнар катнашты. "Татарстан Диния нәзарәтенең, үзебезнең район мөхтәсибәтенең эшчәнлеге турындагы чыгышларны бик кызыксынып тыңладым. Дин кануннары нигезендә яшәүгә елдан-ел ныграк игътибар бирелүенә сөендем. Өйлә намазын Мамадышның Үзәк мәчетендә укыдык. 600 кеше сыйдырышлы бу мәчетнең архитектурасы Казанның Болгар мәчетенеке кебек икән. Хәләл ризыклардан әзерләнгән табын артында да сүз дини мәсьәләләр хакында барды. Әлеге җыен бик күп файдалы мәгълүмат бирде, эшкә дәрт өстәде", - диде чарада катнашкан Иж-Бубый мәчете имам-хатибы Котдус хәзрәт.

×××
Изге җомга көнендә җомга намазыннан соң "Нур" мәдрәсәсендә хаҗилар һәм шәкертләр катнашында Корбан мәҗлесе узачак. Анда быел хаж гамәлен үтәп кайткан 14 хаҗи да чакырулы. Алар изге сәфәрдән алган тойгылары белән уртаклашачак. "Көч-кодрәте җиткән һәр мөселманга хаҗ гамәлен үтәү насыйп булсын", - дип тели "Идел-хаҗ" үзәгенең Әгерҗе районы һәм Пермь өлкәсендәге вәкиле Хәлим хәзрәт.

×××
Корбан бәйрәме уңаеннан Әгерҗедә зур щитларга язылган тәбрикләү сүзләре райондашларыбызны гына түгел, читтә яшәүче милләттәшләребезне дә, Әгерҗегә кунакка кайтучыларны да битараф калдырмады. "Әле һаман да килеп рәхмәт әйтәләр. Мондый тәбрикләүләрне киләчәктә һәр дини бәйрәм уңаеннан урнаштыру матур традициягә әйләнәчәк", - ди Хәлим хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев