Мөселманнарга куян, кабан дуңгызы ите ашарга ярыймы?
Хайван бисмилла әйтеп чалынган булырга тиеш
Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин куян ите, ауда табылган җәнлек итләрен ашау турында сорауга җавап биргән, дип яза "Интертат".
«Аллаһ безгә чиста — хәләл әйбер ашарга рөхсәт иткән. Ерткыч булмаган хайваннарны ашарга ярый. Боларга еланнар керми. Хайван бисмилла әйтеп чалынган булырга тиеш. Куян ислам шартлары буенча чалынган булса, аны ашарга ярый. Сыер, сарык, тавыкны да бисмилла белән чалырга кирәк. Балыкны чалу таләп ителми. Ул болай да хәләл санала», — ди хәзрәт.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин аучылык турында да аңлата. «Ирегез ауга барып, кабан атып алып кайтса — аны ашарга ярамый. Кабан, дуңгыз — бу хайваннар теләсә нинди формада да безнең өчен тыелган. Йөз тапкыр чистартып, бисмилла укысаң да, аларны ашарга ярамый. Алар хәрам була», — ди ул.
Хәзрәт: «Ау вакытында ирегез куян, үрдәк атып кайтса, бәлеш пешерергә ярыймы соң?» — дип сорап куя. «Әйе, ярый. Тик бу очракта билгеле бер шартлар үтәлергә тиеш. Аучы мылтык алып атканда, бисмилласын әйткән булу кирәк. Ул атылган хайванны тапкач, хайван әле исән булса, аучы бисмилла укып, аны чалырга тиеш. Поши, үрдәк, башка хәләл хайваннар булса, ритуаллар үтәлсә, аудан алып кайткан җәнлекне ашарга ярый», — дип аңлата дин белгече.
Әгәр бар әйбер дә җитеш булса, кызык өчен, фотога төшү өчен генә ауга йөрү тыелуын да искәртә хәзрәт.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 февраль 2021 - 20:00Теш дәвалаганда алты яшьлек малай энә йоткан 29 яшьлек табиб лицензиясез эшләгән7200
-
24 февраль 2021 - 17:00"Олимп" футбол командасы Ижауда узган ярышларда өченче урынны яулады "Матур уйна" турниры узды6200
-
15 февраль 2021 - 09:34Варклед-Бодьяда Пилмән фестивале кунаклар җыйды
-
14 февраль 2021 - 16:30Район җитәкчелеге 100 яшьлек юбилярны котлады
-
24 февраль 2021 - 18:12Нәни әгерҗелеләр район данын Актанышта яклаячакСайлап алу этабы узды7100
-
25 февраль 2021 - 08:04Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.298700
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.49700
-
22 февраль 2021 - 15:32Авызына эт башы капкан бүреләр авыл халкының котын алган Өзгәләп ташлаган39300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика