Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Муллалар Иж-Бубыйга җыелды

    Узган атнада район имам-мөхтәсибе хаҗи Мөхәммәтазат Гатин Иж-Бубый авылында районыбыз муллалары белән очрашу уздырды. "Казанда - "Мөхәммәдия", Оренбургта - "Хөсәения", Уфада - "Галия" данлыклы булган кебек, Иж-Бубый мәдрәсәсен дә дөньяның төрле почмакларында беләләр. Аның турында мәгълүматлар Лондон, Хельсинки, Нью-Йорк архивларында, китапханәләрдә саклана, Американың Лос-Анжелес шәһәрендә яшәүче галимә Азадә-Гайшә Рорлих, Сан-Францискодан...

    Узган атнада район имам-мөхтәсибе хаҗи Мөхәммәтазат Гатин Иж-Бубый авылында районыбыз муллалары белән очрашу уздырды.
    "Казанда - "Мөхәммәдия", Оренбургта - "Хөсәения", Уфада - "Галия" данлыклы булган кебек, Иж-Бубый мәдрәсәсен дә дөньяның төрле почмакларында беләләр. Аның турында мәгълүматлар Лондон, Хельсинки, Нью-Йорк архивларында, китапханәләрдә саклана, Американың Лос-Анжелес шәһәрендә яшәүче галимә Азадә-Гайшә Рорлих, Сан-Францискодан Шәмсия Апакай белән ире Салих әфәнде, Австралиядән Ләйлә-Сәгыйть Садрилар, Финляндиядән Гәүһәр Туганай һәм башкалар белән мәктәп мәдрәсә һәм мәктәп тарихы музеен оештырган Рәмзия апа Хәлиуллина тыгыз элемтәдә торды. Иж-Бубый мәдрәсәсенә нигез салган бертуган Гобәйдулла, Габдулла, Мөхлиса Бубилар турында да музейда бик бай мәгълүмат тупланган. Безнең максат - заманында илнең төрле почмакларыннан шәкертләр килеп укыган мәдрәсәбезне онытырга ирек куймау. Шуңа күрә бу очрашуда имам-хатибларга әлеге мәдрәсә, аның мөгаллимнәре тормышы турында тулы аңлатма бирдек. Алар да авылдашларына, бигрәк тә яшь буынга бертуган Бубыйлар, данлыклы мәдрәсә, аннан чыккан танылган шәхесләр турында сөйләргә тиеш.
    1895 елда Иж-Бубыйда Мөхәммәдҗан хаҗи мәчет төзетә. Бүгенгәчә сакланган әлеге бинада хәзер ремонт эшләре бара. Ике елдан әлеге мәчетнең 120 еллыгы булачак. Әлеге бәйрәмне зурлап билгеләп узарга җыенабыз", - диде Мөхәмәмәтазат хәзрәт әлеге очрашу турында.
    Соңыннан муллалар Иж-Бубый авыл зиратында әрвахлар рухына дога кылдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: