Муллалар шәһадәтнамә алды
Күптән түгел районыбызның 19 имам-хатибына Татарстан Диния нәзарәтендә шәһадәтнамәләр бирелде. Аларны муллаларга мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов тапшырды. Тантаналы чарага безнең район муллалары белән бергә Әлмәт, Әлки районнарыннан да имам-хатиблар чакырылган иде. "Шәһадәтнамәләрне мондый тантаналы шартларда Диния нәзарәте бинасында әле беренче тапкыр тапшырулары. Бу безгә мәхәллә халкы белән эшләүдә...
Күптән түгел районыбызның 19 имам-хатибына Татарстан Диния нәзарәтендә шәһадәтнамәләр бирелде. Аларны муллаларга мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов тапшырды.
Тантаналы чарага безнең район муллалары белән бергә Әлмәт, Әлки районнарыннан да имам-хатиблар чакырылган иде. "Шәһадәтнамәләрне мондый тантаналы шартларда Диния нәзарәте бинасында әле беренче тапкыр тапшырулары. Бу безгә мәхәллә халкы белән эшләүдә тагын да зуррак җаваплылык өсти. Башка районнардан килгән дин әһелләре белән аралашу, "Нурулла" мәчетендә намаз уку да бик тәэсирле булды", - ди Шаршады авылы мәчете имам-хатибы Ришат хәзрәт.
"Әлеге шәһадәтнамәләр имам-хатибларга үз мәхәлләләрендә дини йолаларны башкару, Диния нәзарәте тарафыннан бирелгән вәгазьләрне сөйләү, дини гыйлем укыту хокукын бирә. Шулай ук күбрәк халыкны дингә тарту бурычын да өсти", - ди район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Якупов.
Бу көнне имам-хатибларга Коръән елы кысаларында Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан нәшер ителгән Коръәннең "Казан басмасы"н да бүләк иттеләр.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 20:00Җырчы Гөлназ Гафурова: «Табиблар улыбызны йөри алмас дигәннәр иде» 12 ел үткәнне сизми дә калган4000
-
25 февраль 2021 - 18:00«Берсе үлде, икенчесе гарип»: исерек йөртүче үсмерләрне таптаткан Өйгә кайтып җитәргә 3 минут калганда10100
-
25 февраль 2021 - 16:57Йөрәге туктагач, үлгән кеше күпме вакыт үз аңында була? Үлем һәм яшәеш - иң глобаль темаларның берсе11500
-
15 февраль 2021 - 09:34Варклед-Бодьяда Пилмән фестивале кунаклар җыйды
-
14 февраль 2021 - 16:30Район җитәкчелеге 100 яшьлек юбилярны котлады
-
25 февраль 2021 - 13:24Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь, композитор Наил абый Нәбиуллинга 82 яшь тулган булыр идеБик юксынабыз8500
-
25 февраль 2021 - 22:04Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.298900
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.50500
-
22 февраль 2021 - 15:32Авызына эт башы капкан бүреләр авыл халкының котын алган Өзгәләп ташлаган41000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика