Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Наҗар авылында мәчет ачылды

Яңа ел алдыннан Наҗарда тарихи вакыйга булды: авылда эшмәкәр Рәшит Шәйхетдинов гаиләсе ярдәме белән төзелгән бик күркәм мәчет ачылды. Әлеге Аллаһ йорты – районда утыз алтынчысы.

Наҗар халкын әлеге күркәм вакыйга уңаеннан котларга, изге теләкләрен һәм үгет-нәсыйхәтләрен җиткерергә   Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров та килгән иде. Гомумән, чарада халык бик күп катнашы. Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин һәм мәхәллә имамнары, Наҗар һәм тирә-як авылларда килгән халык  белән мәчет эче тулды.

Авыл уртасында урнашкан Аллаһ йорты бик зәвыкъ белән эшләнгән. Чыгышларда бәян ителгәнчә, ниндидер үзенә тарту көче бар. Дин әһелләре тарафыннан яңгыраган вәгазьләрдә дә мәчетнең тәрбияви һәм рухи юнәлештәге әһәмиятенә басым ясалды. Чара барышында бик күп Коръән аятьләре яңгырады, догалар кылынды.

Изге чара мөселман кардәшләребезнең яңа мәчетткә намаз укуы, аннан көндезге аш белән дәвам итте.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев