Ни өчен без җиде буын әби-бабабызны белеп, туганнарыбызны хөрмәтләп яшәргә тиеш?
Әти-әнине, бертуганнарыңны, туганнарыңны хөрмәт итү – динебез таләбе
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәламнең бер хәдисендә: «Аллаһы Тәгалә әниләрегезгә карата мәрхәмәтле булырга, әтиләрегезне хөрмәт итәргә, туганнарыгызны якын күрергә һәм ерак туганнарыгыз белән аралашып яшәргә әмер кыладыр», – диелә. Динебез туганлык җепләрен саклауга зур әһәмият бирә.
-Якыннарың белән араларны өзү нәрсәсе белән куркыныч? Лаеш шәһәрендәге «Ак мәчет «Зәйнәб» имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән шул хакта сөйләштек.
«Ислам динендә туганлык мөнәсәбәтләре зур урынга куелган. Бигрәк тә әти-әнине, бертуганнарыңны, туганнарыңны хөрмәт итү – динебез таләбе. Аларны зурлау, игелек кылу – безнең өстә булган бурыч. Хәтта сәдака биргәндә дә туганнарыңнан, якыннарыңнан башларга кирәк. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Гомереңнең озын, ризыгыңның күп булуын теләсәң, туганнарың белән яхшы мөнәсәбәттә бул», – дигән юллар бар. Шуңа күрә без туганнарыбызга яхшы мөнәсәбәттә булырга тиеш. Туганлык җепләрен өзү – гөнаһ».
– Ни өчен без җиде буын әби-бабабызны белергә тиеш?
«Нәселеңне җиде буынга кадәр белсәң, бик яхшы. Әмма бу мәҗбүри дигән таләп юк. Гарәпләр, мәсәлән, җиде буын гына түгел, кырык буынга кадәр нәселләрен беләләр. Бездә андый гадәт юк. Әмма шундый бер күренеш бар: кайбер кеше, җиде буын әби-бабаларыбыз рухына, дип дога кыла. Бу дөрес түгел. Бәлки, сигезенче буын догага тагын да мохтаҗрактыр. Шуңа күрә дога кылганда, бездән дога өмет итеп яткан барча иман белән күчкән туганнарыбыз рухына, дип әйтсәк, яхшы».
– Яшерен-батырын түгел: бүген туганнар арасында көнчелек, хөсетлелек көчле. Күпләр шул сәбәпле бер-берсеннән ераклаша. Мондый шартларда туганлык җепләрен ничек сакларга?
«Кызганыч, бүген күп гаиләләрдә көнчелек яши. Бу бит авыр тормыштан түгел. Киресенчә, яхшы тормыштан, байлыктан шул хәлгә килеп җиттек. Байлык булган саен күбрәк кирәк. Шул сәбәпле туганнар бер-берсе белән аралашмый башлый. Ничек тә булса бу шайтан коткысыннан ерак торырга кирәк. Ризыкны Аллаһы Тәгалә бирә һәм без аның биргәннәренә риза булырга тиеш. Әгәр көнчелек аркасында аралар бозылып, туганнар белән аралашмасак, Аллаһы Тәгалә безне кыен хәлдә калдыра ала».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев