Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Өлкәннәрдә – акыл, сабырлык...

Өлкәннәр көне уңаеннан узган җомгада Әгерҗенең Хәсән" мәчетендә уздырылган бәйрәм табын артында чәй эчү генә булып калмыйча, әби-бабайларны борчыган проблемаларны район җитәкчесе белән уртага салып сөйләшүгә дә әверелде. Очрашу "Хәсән" мәчете имам-хатибы Гариф хәзрәт Зариповның Коръән укуы белән башланып китте. Аннан соң район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт өлкәннәрне: "Сезне мәчетебезгә нәкъ...

Өлкәннәр көне уңаеннан узган җомгада Әгерҗенең Хәсән" мәчетендә уздырылган бәйрәм табын артында чәй эчү генә булып калмыйча, әби-бабайларны борчыган проблемаларны район җитәкчесе белән уртага салып сөйләшүгә дә әверелде.
Очрашу "Хәсән" мәчете имам-хатибы Гариф хәзрәт Зариповның Коръән укуы белән башланып китте. Аннан соң район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт өлкәннәрне: "Сезне мәчетебезгә нәкъ менә изге җомга көнендә чакыруыбыз юкка гына түгел. Җомга - мөселманнар өчен Ураза һәм Корбан гаете кебек үк, олы бәйрәм көне ул. Ә бүгенге җомга аеруча үзенчәлекле. Чөнки бусагада - Өлкәннәр көне. Сезнең белән бергәләп җомга намазын уку, тәрбияви вәгазь тыңлап хушлану бу көнебезне тагын да күркәм, мәгънәле итә", - дигән сүзләр белән сәламләде.
Мәхәллә өлкәннәрен бәйрәм белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров, район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район башкарма комитетында эшләр белән идарә итүче Гомәр Шакиров та килгән иде. "Сез - җәмгыятебезнең тоткасы, нигезе. Чөнки өлкәннәр хәер-фатихасы белән башланган эш кенә уңышлы була. Моның шулай икәнлеген яхшы аңлыйбыз, киләчәктә дә һәрвакыт өлкәннәр киңәшенә таянып эшләячәкбез", - диде Валерий Владимирович. Әйе, бүгенге буын яшьләренә үгет-нәсыйхәтне шушы утны-суны кичкән өлкән буын вәкилләреннән дә үтемлерәк итеп кем җиткерә алыр икән?! "Мәчеткә килгән һәр өлкәнебез олы ихтирамга лаек. Шулай да сугыш михнәтләрен кичкән хөрмәтле ветераннарыбыз, икесе дә Ленин ордены кавалерлары Гариф ага һәм Шәүкәт абый аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Сез үткән юл - үзе батырлык. Ә менә картаймыш көнегездә дин юлында булуыгыз, райондашларыбызга дини йолаларыбызны башкарырга ярдәм итүегез - олы савап. Әле күп еллар изге юлда булырга, яшьләребезгә үгет-нәсыйхәт биреп яшәргә язсын сезгә", - диде Гомәр Шакиров. Шәүкәт ага Акбашевның кыска гына тәрбияви вәгазе бу теләкләргә җавап булып яңгырады. "Яшьләребез тәрбияле булсын дисәк, башта үзебез тәрбиялелек үрнәге күрсәтик. Татар әбиләре һәм бабайлары тышкы сөйкемлелекләре белән аерылып торалар. Шушы сөйкемлелек артында гүзәл әхлак та ятсын иде. Форсаттан файдаланып, үземне борчыган проблемага тукталасым килә. Мәчеткә килеп керүгә, кайберәүләр дөнья хәлләре турында сөйләшә башлыйлар. Мәчет - дөнья хәлләрен сөйләшү урыны түгел. Бу хакта Пәйгамбәребезнең: "Мәчеттә вәгазь сөйләүче булса, аны тыңла. Юк икән, үзең вәгазь сөйлә. Вәгазь сөйләргә осталыгың юк икән, дисбе тарт", - дигән сүзләре бар. Үзебез дә шушы сүзләрне һәрчак истә тотыйк, яшьләребез күңеленә дә шушы нәсыйхәтне сеңдерик", - дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте ул кардәшләренә.
Татар зираты каравылчысы Илдус Гыйләҗетдинов та үзен борчыган проблеманы җиткерергә ашыкты. "Районның элеккеге башлыгы Фәрит Габбасов татар зиратын тәртиптә тоту, өмәләр уздыру мәсьәләсенә бик җитди карады. Яңа җитәкчелек тә бу мәсьәләне күз уңында тотар дип өметләнәбез", - диде ул. Моңа каршы Валерий Владимирович та, Ришат Тимерович та бу изге эштә район җитәкчелегенең һәрчак ярдәм кулы сузачагына ышандырдылар. "Көннәр аязып китү белән, ике зиратта да көзге өмә уздырачакбыз", - диде Ришат Тимерович.
Аннан өлкәннәр фикер алышудан сабыр гына бәйрәм табыны белән хушлануга күчтеләр. Аларның табын тулы ризыкларга шөкер итә-итә сыйланулары, аннан ил-көннәребезгә тынычлык теләп дога кылулары үзе бер тәрбия үрнәге булды.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев