Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Рамазан ае җитә

Быел изге Рамазан ае 18 июньдә башлана. Изге айның соңгы көне - 16 июль. 17 июньдә мәчетләрдә беренче тәравих намазы укыла. Ә менә 17 июльдә - Ураза бәйрәме. Фитыр сәдакасының күләме дә билгеле. Ул, арпа бәясенә карап, бер кешегә 100 сум дип килешенде. Фидия сәдакасының күләме - 200 сум. Ягъни...

Быел изге Рамазан ае 18 июньдә башлана. Изге айның соңгы көне - 16 июль.
 
17 июньдә мәчетләрдә беренче тәравих намазы укыла. Ә менә 17 июльдә - Ураза бәйрәме.
 
Фитыр сәдакасының күләме дә билгеле. Ул, арпа бәясенә карап, бер кешегә 100 сум дип килешенде.
 
Фидия сәдакасының күләме - 200 сум. Ягъни нигезле сәбәпләр аркасында ураза тота алмаучы Рамазан аенда тотылмаган һәр көн өчен 200 сум сәдака түли.
 
Һиҗри календарь буенча ел озынлыгы бераз кыскарак булу сәбәпле, изге ай чоры ел саен 11-12 көнгә артка чигенә. Шуңа күрә быел мөселманнарга эссе июльнең өч атнасын гыйбадәттә үткәрергә туры килә.
 
Тәүлек дәвамында унтугыз-егерме сәгать ашамыйча-эчмичә үткәрү, нәфес теләкләрен йөгәнләп тору җиңел түгел. Әмма кем дә кем тәвәккәлләп уразага керешсә, Аллаһы Тәгалә аңа ярдәмен бирә.
 
Рамазан ае - безнең өммәткә генә бирелгән олуг нигъмәт ул. Шуңа бу айда күп итеп изгелекләр эшләргә, ярдәмләшергә, ифтарлар үткәрергә, ураза тотарга, сәдакалар бирергә әзер булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев