Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Район башлыгының Ураза гаете белән котлавы

  Хөрмәтле райондашлар! Сезне мөселманнарның иң изге бәйрәмнәренең берсе – Рамазан гаете көне белән чын күңелдән котлыйм.  

Күңелләргә нур иңгән шатлыклы шушы мизгелләрне күпләрегез ай буе ураза тотып, намазларны калдырмыйча, вакытында укып барып каршы алганнардыр. Бу ай миһербанлык күрсәтү, фәкыйрь – мескеннәрнең хәленә керү, сәдака – ярдәмнәр өләшү ае да. Изге догаларын кат – кат кабатлап, ил – көннәргә иминлек, хәерле бәрәкәтләр теләп торучыларга изге ниятләребез барып ирешсен. Халыкны дин юлына якынайтучылар, имамлык итүче дин әһелләре, ислам динен төшендерүче ак яулыклы туташ – ханымнар, алдагы көннәрдә дә изге эшегездән тайпылмагыз.

Ураза бәйрәме белән ихластан тәбрикләп, һәр гаиләгә шатлык – куанычлар, аяз көннәр, тигезлек, һәркемгә тазалык, бәхетле озын гомер телим. Бәйрәм мөбарәк булсын!

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев