Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Рәҗәб – Аллаһының ае

Бүген, ягъни 30 апрельдән Ислам дөньясында өч мөбарәк айның берсе - рәҗәб ае башланды. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең: "Рәҗәб - Аллаһының ае", - дигән сүзләре бар. 2 майда - Рәгаиб көне. Бу көн - Пәйгамбәребез Мөхәммәднең атасы Габдуллаһ белән анасы Әминәнең никахлары булып, тәүге тапкыр кавышкан көннәре. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): "Биш кичә...

Бүген, ягъни 30 апрельдән Ислам дөньясында өч мөбарәк айның берсе - рәҗәб ае башланды. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең: "Рәҗәб - Аллаһының ае", - дигән сүзләре бар.
2 майда - Рәгаиб көне. Бу көн - Пәйгамбәребез Мөхәммәднең атасы Габдуллаһ белән анасы Әминәнең никахлары булып, тәүге тапкыр кавышкан көннәре. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): "Биш кичә бар. Ул кичәләрдә кылынган догалар кире кайтарылмас. Рәгаиб кичәсе - шуларның берсе. Бу кичәдә кылган гөнаһлардан тәүбә итү, Аллаһыдан гафу сорау кирәк. Ярлыларга ярдәм күрсәтү, сәдакалар өләшү дә саваплы. Догалар белән мәрхүмнәрне искә алу, үзебез, гаиләбез, барча якыннарыбыз өчен хәер-догалар кылу кирәк", - дигән.
Әнәс (р.г.) әйткән: "Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте, әгәр кеше рәҗәб аенда бер көн ураза тотса, тәмугның ишекләре ябылыр, сигез көн ураза тотса, сигез оҗмах ишеге ачылыр, ун көн ураза тотса, барча хаҗәтләре үтәлер, догасы кабул булыр, унбиш көн ураза тотса, күктән бер кычкыручы: "Йә, ураза тоткан бәндә! Синең барча гөнаһларың ярлыканды, гаилә дәфтәреңдә изгелекләр генә калды", - дияр. Әгәр бер кеше моннан арттырса, рәҗәб аенда Аллаһы Тәгалә савабын арттырыр, шуңа күрә һәр мөселманга күбрәк изге эшләр, гыйбадәтләр кылу мәслихәт".
Ураза тоту, сәдака бирү вә намазлар кылу булсын, алар өчен бүтән айларда бер изгелек өчен - 10, ә рәҗәб аенда бер изгелеккә 1000 савап язылыр. Бу айның көндезләрендә ураза тотып, кичләрендә уяу торган кеше кабер газабы күрмәс, диелә изге китапларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев