Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Савап өчен эшлибез: Ифтар мәҗлесләрен әзерләүчеләр әнә шулай диләр

Әгерҗенең “Нур” мәдрәсәсендә Рамазан ае дәвамында көн саен уртача 130-140 кешегә исәпләнгән ифтар мәҗлесләре уза

Әгерҗенең “Нур” мәдрәсәсендә Рамазан ае дәвамында көн саен уртача 130-140 кешегә исәпләнгән ифтар мәҗлесләре уза. “Аларны оештыруда, уздыруда игелекле кардәшләребезнең ярдәме зур”, – ди район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин. 

– Рамазан ае башланганчы ук мәдрәсәдә ифтар ашлары уздыру өчен көннәр бүленеп беткән, ягъни һәр көнне узачак мәҗлеснең хуҗасы билгеләнгән иде инде, – ди Габделкәрим хәзрәт. – Аларны оештыруда да бик күпләрнең ярдәмен тоябыз. Һәркайсына Аллаһының рәхмәте булса иде. 

Бу очракта табынга азык-төлек хәстәрләүчеләрне, ризык пешерүчеләрне, өстәлләрне әзерләп, аларны җыештыручыларны һәм ифтарны уздыруга өлеше кергән башка гамәл ияләрен күз уңында тота хәзрәт.

Мәҗлесләрне уздыру өчен азык-төлек алып кайтуны менә инде икенче ел рәттән Ринат–Зәкия Туганаевлар бик төгәл итеп башкаралар.

– Көн саен свежий азык-төлек алып кайтабыз, хәләл булсын дигән максат куябыз, – ди Зәкия апа. – Мулдан, һәркемгә җитәрлек булсын дип тырышабыз.

– Менюны да бергәләп төзибез, – дип кушылалар пешекчеләр Лариса Вахитова, Әлфия Мөхәммәдиева, Әлфия Гайнуллина. 

Сүз уңаеннан, аларның барысының да азык-төлек әзерләү өлкәсендә бай тәҗрибәләре бар: кемдер озак еллар азык-төлек комбинатында, кайсысы ОРСта эшләп лаеклы ялга чыккан. Әлфия апа Гайнуллина мәдрәсәдә ифтар мәҗлесләренә ризык әзерләүдә дә бишенче елын катнаша инде. 

– Йөрәк кушуы буенча килдек, безне беркем дә мәҗбүр итмәде. Ризыкны да “бисмилләһ” әйтеп, күңел җылысын кушып әзерләргә тырышабыз. Кардәшләребез аштан рәхмәт әйтеп кайтып китсәләр, безнең эшебезгә иң зур бәя шул, – диләр. 

Алар – иртәдән кичкә кадәр диярлек аш бүлмәсендә. Көнозыны аягөсте эшләргә туры килә. Беренче көннәрне алҗыта иде, хәзер күнектек, диләр. 

– Меню буенча көн саен аш, икенче аш әзерләү каралган. Без аның ризыкларын көн саен төрләндереп торабыз. Әйтик, бер көнне токмачлы аш, икенчегә дөге һәм гуляш булса, аннан соң башка төрлеләрне әзерлибез. Компот та, чәй дә кайнатабыз. Күчтәнәчләр белән килүчеләр дә күп. Аларның барысын да табынга куябыз, – дип дәвам итәләр. 

Әзер ризыкны табынга урнаштыру, соңыннан өстәлләрне җыештыру, савыт-сабаны юу кебек эшләрне башкаруда волонтерларның ярдәме зур. Аларның эшен оештыру Люция апа Акбашева җаваплылыгында. 

–    Көн саен кимендә икешәр волонтер табынны әзерләүдә, шуның кадәр үк  җыештыру эшләрендә катнаша, – ди Люция апа. 

Без мәдрәсәгә барган көнне табын әзерләүдә волонтерлар Резидә Закирова белән Лариса Рәссулова мәшгуль иде. 

–    Рамазан ае дәвамында җомга көннәрендә бу эшне башкару безгә йөкләнгән. Бик теләп киләбез мәдрәсәгә, – диде Резидә. 
Абыйлы-энеле Идрис һәм Сөләйман Гыйззәтуллиннар да әлеге изге эштә бик теләп булышалар.  

–    Бу малайлар мәктәптән кайту белән мәдрәсәгә киләләр. Бөтен эшне тәртибе белән башкаралар, – диделәр аш пешерүчеләр аларны мактап.      
Ифтарга әзерләнгән ризыкларны мәҗлескә килә алмаучыларның өйләренә алып барып бирүне дә оештырганнар. Ризык артык әзерләнгән очракта мәчет каршында эшләүче “Ярдәм янәшә” пунктына йөрүче мохтаҗларга да өлеш чыгаралар. Әнә шулай, аш-су осталары кулы белән әзерләнгән ризык һәркемне туендырырга җитә. 

–    Ураза тотучы кешене ашату да бик изге һәм әҗер-саваплы гамәл булып санала. Бу кардәшләребез дә башкарган изге гамәлләре бәрабәренә саваплы булсалар иде, – дип тели Габделкәрим хәзрәт. Амин, шулай булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев