Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сөбханаллаһ, Абделмәлик!

    Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте изге Болгарның Ак мәчетендә республика күләмендә Ислам викторинасы уздырды. Бәйгедә безнең районнан да дүрт малай катнашты. Менә алар, дәрәҗәле бәйгедә катнашкан яшь кардәшләребез: Әгерҗедән Инсаф Зәйнуллин, Ислам Каргаш, Зөфәр Закирҗанов, Вәсил Гайфуллин, Тирсәдән Илнар Закиров, Чишмәдән Абделмәлик Корбанов. Бәйге ике көн дәвам итте. - Һәр катнашучының...

    Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте изге Болгарның Ак мәчетендә республика күләмендә Ислам викторинасы уздырды. Бәйгедә безнең районнан да дүрт малай катнашты.

    Менә алар, дәрәҗәле бәйгедә катнашкан яшь кардәшләребез: Әгерҗедән Инсаф Зәйнуллин, Ислам Каргаш, Зөфәр Закирҗанов, Вәсил Гайфуллин, Тирсәдән Илнар Закиров, Чишмәдән Абделмәлик Корбанов.
    Бәйге ике көн дәвам итте.
    - Һәр катнашучының тирән дини гыйлемле булуы, сорауларга төгәл җавап бирүе мактауга лаек. Ә призлы урын алучылар арасында Абделмәликнең дә булуы безнең өчен аеруча сөенечле, - ди укучыларны бәйгегә алып барган җитәкчеләре, "Хәсән" мәчете имам-хатибы Хәлим хәзрәт Якупов.
    Изге Болгар буйлап сәяхәт, бай табын артында сыйлану, бүләкләр алу балаларда онытылмас тәэсирләр калдырган.
    - Бу чара Ислам динен тагын да тирәнтен өйрәнүгә, дини гыйлемнәрне тырышыбрак үзләштерүгә этәргеч ясады. Борынгы бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән җирләрдә булу динебезнең бөеклеген тагын да ачыграк күзалларга ярдәм итте, - ди Абделмәлик.
    Изге җирләрдә мондый дәрәҗәле бәйгеләрне киләчәктә дә оештырырга ниятлиләр. Аларында башка укучыларга да катнашу насыйп булсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: