Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ә син фитыр сәдакасын бирдеңме әле?

    Быел Ураза гаете 5 июльгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә, шул исәптән Әгерҗе районы мәчетләрендә дә бәйрәм намазлары укыла. "Район мәчетләренә иртәнге сәгать 6дан да соңга калмыйча килергә кирәк", - ди район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин. Төп бәйрәм чарасы Казанның Галиев мәчетендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак....

    Быел Ураза гаете 5 июльгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә, шул исәптән Әгерҗе районы мәчетләрендә дә бәйрәм намазлары укыла. "Район мәчетләренә иртәнге сәгать 6дан да соңга калмыйча килергә кирәк", - ди район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин.

    Төп бәйрәм чарасы Казанның Галиев мәчетендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак. "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында Ураза бәйрәме чарасыннан туры трансляциясе дә булачак.

    Рамазан аенда фитыр сәдакасе билгеләнә. Фитыр сәдакасын гаеткә бер-ике көн кала бирергә мөмкин. Тик гает намазыннан да кичектерергә ярамый. "Аллаһның илчесе фитыр сәдакасын ураза тотучыга ялган һәм башка төр яман сүзләрдән чистарыну буларак, мескеннәрне ашату өчен фарыз кылды. Кем аны гает намазына кадәр бирә, ул кабул була. Кем гаеттән соңга калдыра, гади сәдакалардан китә", - дип фәтва бирә хәзрәтләребез.

    Фитыр сәдакасен, мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.
    Быел фитыр сәдакасы күләме - 100-600 сум.

     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: