Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Татарстан мөфтие – Әгерҗедә + видео

2015 ел Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан татар дин әһелләре елы дип игълан ителгән иде. Шуның кысаларында Татарстан мәфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге бер төркем дин кардәшләребез Әгерҗе җирлегендә булып киттеләр. Дин әһелләренең сәяхәте Иж-Бубый авылында башланды. Биредә кунакларны район башлыгы Валерий Макаров, аның урынбасары Ришат Нурисламов каршы алдылар. Кунаклар 120...

2015 ел Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан татар дин әһелләре елы дип игълан ителгән иде. Шуның кысаларында Татарстан мәфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге бер төркем дин кардәшләребез Әгерҗе җирлегендә булып киттеләр.

Дин әһелләренең сәяхәте Иж-Бубый авылында башланды. Биредә кунакларны район башлыгы Валерий Макаров, аның урынбасары Ришат Нурисламов каршы алдылар. Кунаклар 120 еллык тарихы булган иске мәчеттә булдылар, анда намаз укыдылар. Бертуган Бубыйлар яшәгән йортка керделәр. Бүген мәчет ролен үтәүче бинада Бубый, аның үткәне, бертуган Бубыйларга бәйле хатирәләр җиткерелде.

Аннан дин әһелләре Әгерҗенең "Нур" мәчетендә халык белән очраштылар. Аллаһ йортында Коръәннән аятьләр укылды, бик тә эчтәлекле тәрбияви вәгазьләр сөйләнде. Вәгазьчеләр арасында Алабуга, Түбән Кама, Менделеев, Актаныштан килгән хәзрәтләр дә бар иде. Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәҗтазат хәзрәт Гатин районның дини тормышы белән якыннан таныштырды.

Әгерҗедә очрашу көндезге намаз һәм төшке аш белән тәмамланды. Аннан кунаклар Ямурза авылына сәяхәт кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев