Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Татарстанда Ураза, Корбан гаете көннәре һәм фитыр сәдакасе күләме расланды

Ураза гаете 28 июльгә туры килә, Корбан гаете - 4 октябрьгә. Быел рамазанның беренче көне 28 июньгә туры килә, беренче тәравих намазын (рамазан аенда укыла торган махсус гыйбадәт) Татарстан мәчетләрендә 27 июньнән укый башлыйлар. Ураза гаете 28 июльгә туры килә, Корбан гаете - 4 октябрьгә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин,...

Ураза гаете 28 июльгә туры килә, Корбан гаете - 4 октябрьгә.

Быел рамазанның беренче көне 28 июньгә туры килә, беренче тәравих намазын (рамазан аенда укыла торган махсус гыйбадәт) Татарстан мәчетләрендә 27 июньнән укый башлыйлар. Ураза гаете 28 июльгә туры килә, Корбан гаете - 4 октябрьгә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР МДН Голәмәләр шурасы карары нигезендә, рамазан ае башлану көнен, фитыр һәм фидия сәдакасе күләмнәрен раслады.

Фидия
Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түли. Сәламәтлеккә бәйле сәбәпле ураза тота алмаган көннәр өчен фидия күләме - һәр көн өчен 150 сум. Сәдака күләмнәре Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) сүзләренә таянып һәм агымдагы елда он, хөрмә һәм йөзем бәясенә карап билгеләнә.

Фитыр
Рамазан аенда фитыр сәдакасе билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә. Быел фитыр сәдакасе күләме - 50 сум, зәкят чыгарырлык мөмкинлеге булганнарга - 330 сум.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте шул хакта белешмә таратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев