Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Тиздән Әгерҗе мәдрәсәсендә укулар башлана

"Кем гыйлем юлына чыга, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәткә юлны җиңеләйтер". (Пәйгамбәребез хәдисеннән). Башка мәдрәсәләрдә кебек үк 1 октябрьдән Әгерҗенең "Нур" мәдрәсәсендә дә укулар башлана. - Укуларны Ачык ишекләр көненнән башлыйбыз. Ул 2 октябрьдә сәгать 10да булачак. Бу көнне укырга теләге булган кардәшләребезне дә, мәдрәсә шәкертләрен дә очрашуга чакырабыз. Уку тәртибе,...

"Кем гыйлем юлына чыга, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәткә юлны җиңеләйтер". (Пәйгамбәребез хәдисеннән).

Башка мәдрәсәләрдә кебек үк 1 октябрьдән Әгерҗенең "Нур" мәдрәсәсендә дә укулар башлана.

- Укуларны Ачык ишекләр көненнән башлыйбыз. Ул 2 октябрьдә сәгать 10да булачак. Бу көнне укырга теләге булган кардәшләребезне дә, мәдрәсә шәкертләрен дә очрашуга чакырабыз. Уку тәртибе, мөгаллимнәр белән таныштырачакбыз, - ди мәдрәсә җитәкчесе Рәмзия Трейдина.

Уку-укыту Татарстан диния нәзарәте тарафыннан тәкъдим ителгән программа нигезендә алып барылачак. Ә дәресләргә килгәндә, шәкертләр өчен быел да фикһ (гыйбадәт), иман (гакыйдә), Коръән уку нигезләре, әдәп-әхлак, Ислам тарихы, Пәйгамбәребез тормышы, гарәп теле фәннәре каралган. Укытуны өч сменада алып бару планлаштырыла. Беренче сменада - өлкәннәр, көндезгедә - укучылар, кичкедә эшләүче яшьләр белем эстәячәк. Дини дәресләрне якшәмбе көнне дә оештырырга ниятләп торалар.

Мөгаллимнәр Рәмзия ханым Трейдина, Фәридә ханым Сәмигуллина, Гөлзирә ханым Шувалова, Равил хәзрәт Иртуганов, Дилә ханым Абдуллина, Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин - барысы да махсус дини белемле.

Гыйлем туплау - һәр мөселман өчен фарыз. Әлеге фарыз гамәлне үтәү өчен мәдрәсәдә барлык мөмкинлеләр тудырылган. Үз үрнәгегездә балаларыгызны, оныкларыгызны да дини гыйлем тупларга өндәгез, мөхтәрәм кардәшләребез. Иманлы бала начар юлга басмас, әдәп-әхлагы да күркәм булыр. Шунысын онытмыйк: балага хәерле белем һәм тәрбия бирү - һәр әти-әнинең изге бурычы ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев