Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Тиздән – мөселманнар җыены

Районыбыз мөселманнарының олы җыенын Саклауда уздыру матур традициягә әйләнде. Быел әлеге чара 9 августка билгеләнде. - Чираттагы мөселманнар җыенынына күп кенә мөхтәрәм кунакларның килүе көтелә. Менә алар - Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәге казые Руслан хәзрәт Мортазин, Болгардагы "Ак мәчет" имам-хатибы Руслан хәзрәт Заитов. Тагын бер...

Районыбыз мөселманнарының олы җыенын Саклауда уздыру матур традициягә әйләнде. Быел әлеге чара 9 августка билгеләнде.
- Чираттагы мөселманнар җыенынына күп кенә мөхтәрәм кунакларның килүе көтелә. Менә алар - Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәге казые Руслан хәзрәт Мортазин, Болгардагы "Ак мәчет" имам-хатибы Руслан хәзрәт Заитов. Тагын бер мөхтәрәм кунак - әлеге мәчетне төзекләндерүче якташыбыз, Казанның 2нче икмәк заводы директоры Шамил әфәнде Зәитов, - ди район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин.
Күркәм гадәт буенча, быелгы җыенда да районыбызда дин өлкәсендә эшләнгәннәргә йомгак ясалып, алда торган бурычлар барланачак. Бик күп тәрбияви вәгазьләр сөйләнәчәк, Коръән уку догалар уку белән чиратлаштырылачак. Тәбрикләүләр дә көтелә.
- Хәләл ризыклардан казанда пешкән ризык ашап, Саклау чишмәсе суыннан кайнатылган чәйдән авыз итү дә җанга шифа, тәнгә сихәт бирер, иншаллаһ, - ди Мөхәммәтазат хәзрәт.
Чара сәгать 10да башлана.
- Кардәшләребез Саклау чишмәсенннән шифалы су алып китәр өчен савытлар алып килергә онытмасыннар иде. Шулай ук мөселман әйберләрен, китапларын сату да оештырылачак, - дип кисәтә районның баш мулласы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев