Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Уяулык бүген аеруча кирәк

Татарстанда дин әһелләренә карата моңа кадәр мондый вәхшилек кылынганы юк иде. Бу коточкыч җинаять дин юлындагыларны гына түгел, башка милләт вәкилләрен дә тетрәндерде. Халкыбызга хезмәт итү юлында бергә йөргән дин кардәшләрем, якын танышларым Вәлиулла хәзрәт ЯКУПОВның 49 яшендә гомере дошман кулыннан явызларча өзелүе дә, мөфтиебез Илдус хәзрәт ФӘИЗнең машинасын шартлатулары...

Татарстанда дин әһелләренә карата моңа кадәр мондый вәхшилек кылынганы юк иде. Бу коточкыч җинаять дин юлындагыларны гына түгел, башка милләт вәкилләрен дә тетрәндерде. Халкыбызга хезмәт итү юлында бергә йөргән дин кардәшләрем, якын танышларым Вәлиулла хәзрәт ЯКУПОВның 49 яшендә гомере дошман кулыннан явызларча өзелүе дә, мөфтиебез Илдус хәзрәт ФӘИЗнең машинасын шартлатулары нәтиҗәсендә хастаханәгә эләгүе дә изге Рамазан аена кергәндә барыбызны да хәсрәт утына салды. Вәлиулла хәзрәтнең мәңгелеккә китүе - Татарстан мөселманнары өчен ифрат зур югалту ул.
Вәлиулла хәзрәт Казан химия-технология институтын һәм Казан дәүләт университетын тәмамлаган гыйлемле, зыялы, киң фикерле дин әһеле, тарих фәннәре кандидаты, башкалабыздагы "Апанай" мәчете имам-хатыйбы иде. Аның Татарстан Диния нәзарәтен оештыруга керткән өлеше гаять зур булды. Нәзарәт Уставын язучы да ул иде. Вәлиулла хәзрәт дини китаплар нәшер итеп, халкыбызга дини гыйлем бирүдә башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Минтимер Шәрипович та җурналистларга биргән әңгәмәсендә "Вәлиулла хәзрәт, республикабызда гына түгел, Татарстаннан читтә дә хөрмәт казанган иң гыйлемле дин әһеле иде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр традицион исламны саклап калу өчен иң нык көрәшүче булды. Безнең мөселман халкы өчен чит булган радикаль ислам идеяләрен Татарстанга кертмәү өчен көрәш юлына баскан иде. Ләкин аңа эшләргә ирек бирмичә гомерен өзделәр", дип Вәлиулла хәзрәтнең хезмәтләрен югары бәяләде.
Мин Вәлиулла хәзрәт белән 1995 елда хаҗ кылганда якыннан танышып, бу изге гамәлне аның белән бергә узган идем. Соңыннан да еш аралашып яшәдек. Аның динебезгә зур файда китерүче шәхес икәнлеген гел тоеп, күреп тордым. Традицион дини кыйммәтләребезне тормышыбызга кайтаруны яклап чыгыш ясаулары, тәнкыйть фикерләре кайберәүләргә ошап бетмәде. Ләкин ул тәнкыйтьләүдән курыкмады. Туры сүзле, гаделлек өчен көрәшүче булды. Ваһһабчыларга каршы аяусыз көрәш алып барды. Мин аның дин юлында шәхси байлыгын арттыру өчен йөрмәгәнен дә бик яхшы беләм. Гап-гади фатирда яшәве үк Вәлиулла хәзрәтнең байлык артыннан кумавы турында сөйли.
Без, районыбызның дин әһелләре, Вәлиулла хәзрәт юлыннан барып, динебезне, милләтебезне саклап калу өчен тырышырга, үзара аңлашып, дин юлында бергәләшеп, киңәшләшеп хезмәт куярга тиеш. Дин әһелләре арасындагы ызгыш-талаш, фетнәләр тудырырга тырышу беркайчан да яхшылыкка китерми. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та экстремизм үсешенә йогынты ясаучы затларга иң катгый чаралар күреләчәген каты итеп әйтте. Авылларга килеп, тынычлыгыбызны бозарга тырышучы, традицион Исламга каршы килеп, Исламның радикаль агымнарын тормышыбызга кертеп, җәмгыятьне катлауландырырга тырышучы шикле кешеләргә тап булсагыз, бу турыда ашыгыч төстә авыл башлыкларына яки полиция хезмәткәрләренә хәбәр итегез. Безгә Татарстаныбызда тынычлыкны саклап калу өчен бүген аеруча уяу, сак һәм бердәм булырга кирәк, хөрмәтле мөселман кардәшләрем!
Мөхәммәтазат хәзрәт ГАТИН,
Кичкетаң авылы имам-хатибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев