Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Ураза бәйрәме котлы булсын!

Мөхтәрәм хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт, хөрмәтле мөселман кардәшләр! Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән котлыйм. Иман, җан һәм тән пакьлегенә, игелеккә өндәүче бу бәйрәм һәр мөселман өчен газиз. Ул кешеләрнең рухын яңарта, әхлагын тазарта, киләчәккә өмет уята, калебне агарта. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыгызны, укыган намазларыгызны, кылган догаларны, барлык...

Мөхтәрәм хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт, хөрмәтле мөселман кардәшләр!

Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән котлыйм. Иман, җан һәм тән пакьлегенә, игелеккә өндәүче бу бәйрәм һәр мөселман өчен газиз. Ул кешеләрнең рухын яңарта, әхлагын тазарта, киләчәккә өмет уята, калебне агарта.

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыгызны, укыган намазларыгызны, кылган догаларны, барлык изге эшләрне кабуллардан кылсын. Ходай сезне киләчәктә дә рәхмәтеннән ташламасын. Шатлыклы бәйрәм көннәрендә районыбызның барлык мөселманнарына исәнлек-саулык, тынычлык, бәхет, иминлек, бәрәкәт һәм изге гамәлләрендә зур уңышлар телим.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

 

Күңелендә иман нуры булган дин кардәшләр, райондашлар!

Сезне мөбарәк бәйрәмебез - Гайдел-фитыр - Ураза бәйрәме белән тәбриклим.

Рамазан аенда без Аллыһының әҗерен өмет итеп көчебездән килгәнчә ураза тоттык, тәравих намазлары укыдык, якыннарыбызга сый-хөрмәт күрсәттек, мохтаҗларга ярдәм иттек. Аллаһы Тәгалә иманыбызның ныклыгын ачлык белән сынады. Бу ай безгә бәндәләрне туры юлга күндерүче изге китабыбыз Коръәни-Кәрим иңдерелүе белән кадерле булды.

Аллаһы Тәгалә кылган гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кабул итеп, хата-кимчелекләребезне кичереп, хәерле гамәлләребезнең әҗер-савабын күрергә насыйп итсә иде. Бәйрәм белән котлап, иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, сәламәтлек, гаиләләрегезгә күркәм сөенечләр, җитәкчеләргә көч һәм мәрхәмәт, динебезне таратучыларга күркәм сабырлык телим.

Районның баш мулласы хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт ГАТИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев