Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Ураза гаете мөбарәк булсын

15 июнь – Ураза гаете көне. Хөрмәтле әгерҗелеләр! Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

Ураза гаете үзе белән һәр күңелгә чистарыну, яңару һәм изгелек алып килде. Бер ай дәвамында мөселманнар ураза тоттылар,  саваплы гамәлләр кылдылар, бергәләп ифтар ашлары уздырдылар.

Гает көнне кардәшлек-туганлык хисләре иң югары ноктага җитә. Туган-тумача бер-берсенә кунакка йөри, балалар әти-әниләре, әби-бабаларының хәлләрен белешә, аларга кадер-хөрмәт күрсәтә. Бу көнне зиратка барып якыннарның каберләрен зиярәт кылу да бик саваплы.

Изге бәйрәм һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен, тоткан уразаларыгыз кабул булсын. Сезгә нык сәламәтлек, муллык һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатен телим.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев